Минәхтәм абый истәлеге авылдашларыбыз күңелендә мәңге яшиячәк!

фотоӘбдекилеләр, Минәхтәм абый Минибаевны искә алу кичәсенә рәхим итегез!

Минәхтәм абый Минибаевның гармун моңнары, Дания апа белән бергәләшеп башкарган җырлары, театрда уйнаган рольләре видеоязмаларда, халык күңелендә мәңге яшиячәк. Күп еллар дәвамында ул кичләрен көне буе эшләп арыган Әбдеки авылы халкын Мәдәният йортында  ял иттереп, елмаеп озатып кала иде.

Мин аның беркайчан да беркемгә дә авыр сүз әйткәнен хәтерләмим. Үзен ачулансалар да, оста гына иттереп мәзәккә борып җибәрә белә иде. Шулай чын артистлар гына булдыра аладыр шул. Аның якты истәлеге авылдашларыбыз күңелендә мәңге яшиячәк.

7Якташларыбыз, әбдекилеләр! Сезне 23 апрельдә кич белән авылның Мәдәният йортында Минәхтәм абыйны искә алу кичәсендә көтеп калабыз!

Минәхтәм абый истәлегенә

Кеше китә, аның кала
Җир өстендә эшләре.
Елап кала якыннары,
Кайгыра дус-ишләре.
 
Улы, кызы, оныклары
Нәселен дәвам итә.
Дания апа гына көне-төне
Һаман да сагына, көтә.
 
Биш ел вакыт үтеп китте,
Күпме сулар актылар.
Киткән кеше кайта алмый,
Шулай үтә гомерләр.
 
Тыныч йокла, Әхтәм абый,
Якты булсын гүрләрең.
Әбдекине күтәрдең син,
Мәңге яшәр моңнарың.
 
Рөстәм НУРТДИНОВ.
Татар Әбдекие авылы,
Шенталы районы.

Просмотров: 1420

Один комментарий

  1. Әйе, шул. Минәхтәм абыйның якты истәлеге беркайчан да онытылмый. Татар Әбдекие авылындагы мәдәният йортында булырга туры килгәндә, шуны аңлыйсың, әйтерсең лә, биредәге диварларга аның моңлы көй-җырлары сеңеп калган, тик үзе генә ашыгыч эш белән каядыр китеп барган сыман тоела. Чөнки чын талант иясе — үлемсез бит ул!