В Татарстане проведут «Тотальный диктант» на татарском языке / Татарстанда татар теленнән бердәм диктант язарга чакыралар

total_В субботу, 23 апреля, в Татарстане пройдет «Тотальный диктант» на татарском языке.

Организаторы назвали акцию «Бердәм диктант».

Всем желающим проверить свои знания татарского языка предложат написать отрывок из романа «Белые цветы» Абдрахмана Абсалямова.

«Тотальный диктант» по-татарски организован при участии Казанского медицинского университета.

В Казани диктант проведут на нескольких площадках: в учебном корпусе КГМУ, расположенном на улице Бутлерова, 49 и в корпусе фармацевтического факультета КГМУ на проспекте Амирхана, 16. Акция начнется в 14:00.

kazan24.ru

* * *

Татарстан – ике дәүләт теле булган республика. Күп еллар дәвамында татар теленең статусы, аны тиешле дәрәҗәгә күтәрү турында сүз алып барыла. Үз телендә камил cөйләшергә теләүчеләр саны да елдан-ел арта.

Шуны күздә тотып, Казан дәүләт медицина университеты беренчеләрдән булып татарча грамоталы язу осталыгын сынау буенча акция – БЕРДӘМ ДИКТАНТ уздырырга алынды.

Әлеге акция “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Законны тормышка ашыру, халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү максатларын күздә тотып башкарыла.

Акциядә катнашучылар, Татарстанның кайсы гына төбәгендә яшәүләренә карамастан, бер үк вакытта кулларына каләм алып, бер үк текстны язарга тиеш. Бу – акциянең төп үзенчәлеге. Татар телен яратучылар туган телне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен тикшерергә теләрләр дип ышанабыз.

Бердәм диктант 23 апрель көнне сәгать көндезге икедә (14.00) үткәрү урыннарында башланып китә. Бәйгедә катнашучылар быел Габдрахман Әпсәләмовның барыбызга да таныш «Ак чәчәкләр» романыннан өзек язачаклар. Бу әсәргә мөрәҗәгатъ итүебез очраклы түгел. Автор үз әсәрендә табибларга хас булган намуслылык, шәфкатьлелек, үз хезмәтеңә тугры калу кебек сыйфатларны пропагандалый, һәр кешегә аңлаешлы булган, бүген дә актуальлеген югалтмаган проблемаларны күтәрә.

Урыннарда (мәйданчыкларда) таратыласы белдерүләр, диктант язу өчен махсус бланклар, диктантта китерелгән авыр язылышлы сүзләр һәм тыныш билгеләренә аңлатмалар, тикшерү критерийлары оештыручыларга вакытында тапшырылачак.

Бердәм диктантта КДМУ гына түгел, республиканың башка югары һәм урта махсус уку йортлары, шулай ук мәктәпләр дә катнашыр дигән өметтә калабыз.

КДМУ сайты дирекциясе.

Просмотров: 1204

Комментирование запрещено