Дин аналитиклары Казанга җыела / В Казани пройдет Международная конференция по противодействию ДАИШ

9727cae1eac51898f052f68bd0ea9ef7_MТатарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция оештыра.

 

18 майда 9.00 сәгатьтә “Корстан”ның Пушкин залында узачак “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” фәнни-гамәли конференциясендә дин белгечләре һәм журналистлар катнашачак. Бер урында танылган дин галимнәре, журналистлар, аналитиклар, дин һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белгечләре Россия Федерациясендә тыелган террор оешма ДАИШка мәгълүмати каршы тору ысуллары турында сөйләшәчәкләр, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.

Фикер алышуда дөньякүләм билгеле ислам галимнәре: Мисыр Президентының дини эшләр буенча киңәшчесе Госман Сәйд Әл-Әзһәри, Таба фондына нигез салучы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең танылган вәгазьчесе Али әл-Җифри, Дамаск университеты докторы, Левант галимнәренең җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан әл-Бутый һәм башкалар журналистларга ДАИШ белән бәйле мәсьәләләрне аңлатачаклар.

Конференциянең пленар утырышы Татарстан Фәннәр академиясендә 14-00 сәгатьтә башланачак. Биредә татар дин әһелләренең “Милли тормыш һәм дин” VII форумы делегатлары да катнаша. Конференция татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә алып барылачак, тәрҗемәчеләр җәлеп ителә.

Шулай ук конференция вәкилләре Казанда Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләренең VIII Халыкара икътисади саммиты чаралары: “Хәләл” индустриянең инвестиция һәм инновация мөмкинлекләре: Россия һәм дөньякүләм тәҗрибә”, “Дөньякүләм икътисадның яңа архитектурасы: Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Россиядәге финанс индустриясен үстерү” пленар утырышында, “Вакф” фондының VIII халыкара конференциясендә, ислам банкингы семинарында катнаша ала.

intertat.ru

* * *

Казань станет площадкой для проведения Международной научно-практической конференции «СМИ онлайн: противодействие ДАИШ на информационном пространстве». Форум пройдет с 18 по 21 мая и соберет более 600  участников из регионов России, ближнего и дальнего зарубежья.

В одном месте встретятся лучшие журналисты, ведущие богословы, приглашенные спикеры и аналитики, чтобы сообща решить проблему информационного противодействия запрещенной на территории Российской Федерации террористической организации ДАИШ, пишет « Islamtoday».

Просмотров: 1066

Комментирование запрещено