Каен суының файдасы гына түгел, зыяны да бар

b7fc8946Апрель җиттеме, күпләр каен суы җыярга ашыга. Үзебез дә балачакта, шул суга кызыгып, бакчада каенны «елата» идек. Кадак белән тишәбез дә тамчылап аккан баллы суны салам аша чиратлап авыз итәбез. Мәрхүмә әбинең: «Каен суы салкын тидерә, эчмәгез, каенны рәнҗетмәгез», – дип әрләгәнен дә хәтерлим.

Каенда сок әйләнеше, гадәттә, 15-20 көн тирәсе дәвам итә. Шул вакыт аралыгында күпләр аны файдаланып калырга ашыга. Каен суын сатып, акча эшләүчеләр дә бар. Руслан Маховиков, Крутушка бистәсе тирәсендәге каен суын җыеп сатам, ди.

– Бер литр каен суы 80-90 сум тора. Үзем дә бу файдалы сокны яратып эчәм. Бу бизнес белән әле икенче ел гына шөгыльләнәм. Каен суын сораучылар күп. Без агачка зыян китерми генә су алабыз, сокны туңдырып та сатабыз, бу вакытлы шөгыль, 5 май тирәләренә каеннан су алып булмаячак инде, – ди Руслан.
Каен суы сатып күпме акча эшләгәнен генә сер итеп калдырды егет. Суны консервлап сатучылар да бар. Бер литры өчен 100 сум тирәсе сорыйлар. Әмма табиблар, андый консервланган каен суында бернинди дә файдалы матдәләр калмый, ди.

Файдасы дигәннән, медицинада каен суы язгы хәлсезлек, авитаминоздан дәвалый, иммунитетны ныгыта, депрессиягә каршы ярдәм итә дип санала. Бу баллы суда организм өчен кирәкле микроэлементлар бар. Ул сидек кудырту үзлегенә ия. Табиблар аны буыннар, тире авырулары, шулай ук бронхит, үпкә ялкынсынуы (пневмония) һәм башка тын юллары авырулары вакытында, үт куыгы, радикулит, ревматизм, артрит, туберкулез, баш авыртулары булганда кулланырга киңәш итәләр. Шул ук вакытта каен серкәсенә аллергия булган кешеләргә аны эчәргә киңәш ителми. Бавырында таш, ашказаны җәрәхәте булганда да бу баллы суны кулланмавың хәерле.

Каен суы суыткычта ике көннән дә артык сакланырга тиеш түгел. Туңдырылган суга исә берни булмый. Ә менә җылыда озак торган каен суы белән агуланырга да мөмкин.

Экологлар теләсә кайсы каеннан су алырга киңәш итми. Бары кәүсәләре, тамыры нык булган агачларны гына тишәргә ярый. Җирдән 50 сантиметр биеклектә дрель белән бары 3-4 сантиметр тирәнлектә генә тишек ясап, су агыр өчен махсус улак куялар. Савытны агачка ук терәп урнаштырсаң, ярты согың җиргә агып бетәргә мөмкин. Бер агачтан көненә 1 генә литр су агызырга киңәш ителә.  Ахыр­дан каендагы тишекне бакча сумаласы, җилем, пластилин белән томалап куярга кирәк.

Эльвира Мозаффар.

«Шәһри Казан».

Просмотров: 1232

Комментирование запрещено