Дөньяда һәр әти-әнинең төп бурычы — балаларына яхшы тәрбия бирү. Бу бик күп көч, исәнлек, тырышлык таләп итә торган җитди вазифаларның берсе. Ләкин, ничек тырышсаң да, бала әти-әни ни сөйләгәнне түгел, ни эшләгәнне күреп, гомерен аларның үрнәгенә карап кора.
Камышлы районы Иске Усман авылында яшәүче Зәкиулла белән Фәйрүзә Гыйниятуллиннарның биш баласы да шулай, әти-әни үрнәгендә яши.
…Төньяк диңгез флотында хезмәт иткән Зәкиулла армиядән кайткач, колхозга машина йөртүче булып эшкә керә. Күп юллар үткән шоферга фермада терлек караучы булып эшләргә дә туры килә. Гомерлек яр итеп сайлаган Фәйрүзәсе дә башта сыер савучы, аннары авыл идарәсендә хисапчы булып эшли.
- Фермада эшләгән вакытта балаларыбызны берүзләрен өйдә калдырып китә идек. Билгеле, җан тыныч түгел. Урамга чыгып, авыл өстендә төтен-фәлән күренмиме икән, дип карарга туры килә иде. Куркыныч булмаса: “Аллаһыга шөкер”, — дип, тынычлап эшкә керешә идем, — дип истәлекләрен яңарта ул.
- Ә өйгә кайткач, икенче смена эш башлана. Җиде кешедән торган гаилә өчен атнага ике-өч мәртәбә ипи салырга, көн саен икешәр мәртәбә аш пешереп ашатыргаа, өс-башларын юып-үтүкләргә, кышкылыкка күп итеп йон оекбаш-бияләйләр бәйләп кидерергә туры килә иде, — дип дәвам итә күпбалалы ана. — Шөкер, үзебез тату яшәгәч, балалар да тәртипле булып үсте. Кызларыбыз яшьтән миңа, улларыбыз әтиләренә булышалар иде.
Безнең өй Мостай елгасы буенда урнашкан бит. Шуңа да, авылдашлар көлеп: “Зәкиулла белән Фәйрүзә елга буен балалар белән тутырдылар”, — дип шаяралар иде. Хәзер ул чакларны сагынып сөйләргә генә калды.
Балаларыбыз укып чыктылар, югары белем алдылар, үз ояларын корып, безгә алты онык бүләк иттеләр. Шунысы куандыра, алар туган нигезебезгә еш кайталар. Бергә җыелып чәйләр эчкән минутларда әти-әниләрнең бөтен бәхете балаларда икәнлеген аңлыйсың”.
Күпбалалы Фәйрүзә ханымның фидакарь хезмәтен бәяләп, хөкүмәт аны беренче дәрәҗә “Ана даны” күкрәк билгесе белән бүләкләгән.
Гыйниятуллиннар бүген авылдашларының, итагатьле балаларының хөрмәтен тоеп матур гына үз көйләренә яшәп яталар. Зәкиулла ага лаеклы ялга чыкканнан бирле мәчеткә йөри, гамәл кылып яши. Ул намаз укый башлагач: “Кайчан инде Фәйрүзәм минем белән янәшә басар икән”, — дигән сүзләрне ычкындыруы була, Фәйрүзә дә авыл мәчетендәге дини дәресләргә йөри башлый. Зөһрә апа Балтаева аны һәм башка хатын-кызларны намаз уку серләренә төшендерә, догалар өйрәтә.
- Гарәп графикасын да үзләштерергә уйлыйм, — дип планнары белән уртаклаша Фәйрүзә ханым.
- Башта барысына да өлгереп җитеп булмас кебек тоела иде. Ә хәзер Аллаһының биргәненә шөкер кылып, барысына да өлгерәбез: терлек тә асрыйбыз, күп итеп печән дә әзерлибез, ике бакча чәчеп торабыз. Ял көннәрендә балалар да кайта, гел булышып торалар, — дип сөйләделәр Гыйниятуллиннар.
“Ислам дине белән сугарылган тормыш бәрәкәтле, ә балалары бәхетле булачак”, — дип картлар дөрес әйтә икән шул.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1225