Ач, шигърият, серләреңне!..

Сабир Галимуллинны Фәрхәт Мәхмүтов бүләкли.

Сабир Галимуллинны Фәрхәт Мәхмүтов бүләкли.

Самараның Халыклар дуслыгы йортында шигърият кичәсе булып узды. Быел ул өченче мәртәбә үткәрелеп, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланды.

Беренче бәйрәмдә (ә бу бәйгене чынлап та шигърият бәйрәме дип атап буладыр) миңа да жюри әгъзасы буларак катнашырга насыйп булган иде. Казаннан балалар өчен шигырьләр язучы танылган шагыйрә Йолдыз Шәрапованың да килүен, аның белән бер жюри өстәле артында утыруыбызны һәм шигырь укучыларның кайсысына өстенлек бирергә дип гәпләшүләребезне дә хәтерлим. Ул чакта “Ипозембанк” тарафыннан бирелгән бүләкләр дә саллы булып (ялгышмасам, Гран-при бүләгенә зур телевизор тапшырылган иде), бәйгедә катнашучылар да шактый иде. Ә менә Татар­станның халык шагыйре, Габ­дулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Роберт Миңнуллин катнашындагы икенче конкурста миңа булырга туры килмәде. Шулай да, аның да уңышлы үтүе турында хәбәрдар идем.

Быелгы бәйгедә дә мине жюри әгъзасы итеп билге­лә­деләр. Бу юлы Казаннан килүчеләр юк иде. Тукайның юбилей чаралары күп булган­гадырмы, башка сәбәптән кил­мәгәннәрме, әллә чакырылмаганнармы? “Ипозембанк”ның ли­цензиясе алынып, бәйгенең иганә фонды саега төшкәч, җиңүчеләргә биреләчәк бү­ләк­ләр дә күпкә гадирәк күрен­деләр.

Шулай да, бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны кырыктан артык иде. Бигрәк тә урта (10 — 13 яшь) һәм өлкәнрәк (14-17) яшьтәге укучы балалар төркемнәрендә шактый шигырь сөйләүче тупланган (12шәр — 14 әр кеше). Яшьләре чикләнмәгән өлкәннәр төркемендә дә көч сынашырга теләүчеләр бар иде.

Жюри әгъзалары — мин, “Бердәмлек” өлкә татар газе­тасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин, өлкә “Туган тел” татар оешмасы аксакалы Азат Надиров, Новокуйбышевск шәһәре татарларының милли җәмгыяте җитәкчесе, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең танылган җырчысы Ринат Азизов һәм “Сәлам” газетасы редакторы, шагыйрь Фәрит Шириязданов урыннарыбызга утырдык һәм, ниһаять, чара башланып китте.

Бәйге шартлары буенча чыгышлар һәркемнең башкару осталыгын, үзенчәлеген, сөйләменең дөрес һәм ачык яңгыравын, сәхнәдә үзен ничек тотуын, кигән киемен һәм башка таләпләрне искә алып, 10ар бал белән бәяләнергә тиеш иде.

Беренче булып сәхнәдә 5 — 9 яшьтәге сабыйлар үзләренең татарча шигырь уку осталыкларын күрсәттеләр. Араларында Самарадан да, Похвистнево районының Гали, Камышлы районының Иске Ярмәк, Яңа Усман авылларыннан да балалар бар иде, барысы да шигырьләрен матур итеп сөйләделәр. Мин балаларның самимилегенә, татар сүзләрен дөрес итеп әйтә белүләренә, Тукай шигырьләрен аңлап, җиренә җиткереп укуларына сокланып утырдым.

Барысы да диярлек тигез чыгыш ясасалар да (нишләтәсең, бәйге — бәйге шул инде) беренче, икенче һәм өченче урыннар Иске Ярмәктән — сигез яшьлек Ләйсән Насыйбуллинага, Га­лидән — 9 яшьлек Айрат Харисовка, Самарадан 5 яшьлек Камилә Галимовага бирелде.

Конкуренция бигрәк тә урта һәм өлкәнрәк яшьтәге укучылар арасында көчле булды. Кайсысы гына чыгыш ясамасын, берсенә генә дә бәйләнергә сәбәп табылмады. Жюри әгъзаларының барысы да иң югары балларны куеп утырдылар. Яңа Усман, Иске Ярмәк, Гали авыллары мәктәпләреннән килгән укучыларның һәркайсы приз­лы урын алырга лаек иде. Самараның техник лицеенда белем алучы Камилә Минәхмәтова, мәсәлән, Ту­кайның “Су анасы” шигырен укып 77 балл җыйды. “Яктылык”тан үзе язган “Авылым һәйкәле” шигырен укыган Айгөл Исмәгыйлова аңардан бары бер генә баллга калыша төште. Тик шулай да, беренче, икенче, өченче урыннарга тагын да күбрәк баллар җыйган укучылар -“Яктылык”тан Исламия Гарипова (ул Илһамия әбисе язган шигырьне укыды), Яңа Усманнан Динә Абдуллова (шагыйрә Лена Шагыйрьҗанның “Туган телгә мәдхия” шигыре), Иске Ярмәктән Дилия Сәлимова яуладылар.

Өченче, өлкән яшьтәге (14 — 17 яшь) төркемдә дә бәйгегә тырышып әзерләнүләре күре­неп, сизелеп тора иде. Бер­ничә укучының чыгышын мин берсүзсез иң зур 80шәр балл белән бәяләдем. Башкаларның да фикерләре минекенә тәңгәл булып чыкты.

Нәтиҗәдә беренче урынга “Яктылык”тан Сабир Галимуллин, икенче һәм өченче урынга Иске Ярмәктән Лилия Шәйхетдинова һәм Рәисә Гыймадиева чыктылар. Приз­лы урыннар алучылар кебек үк югары баллар җыйган Кинел мәктәбе укучысы Луиза Ткачеваның чыгышын аерым билгеләп үтәргә кирәктер. Ул катнаш никахтан туган бала (әнисе татар, әтисе рус милләтеннән) булуына карамастан, саф татар телендә шартлатып Габдулла Тукай һәм Һади Такташ шигырьләрен сөйләп бирде. Аның чыгышы тамашачы күңеленә хуш килеп, Луизага Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова зур өем чәкчәк бүләк итте.

18 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә дә шәп итеп шигырь сөйләүчеләр табылды. Аларның иң олысына — Асия ханым Шәймардановага инде 72 яшь, Наилә Хөсәеновага — 58, Әминә Ибәтулловага 53 яшь булса да, берсе дә 18 — 20 яшьлек кызлардан калышырга теләмәде. Шулай да, яшьлек җиңде. Беренче урынны жюри әгъзалары күпчелек тавыш белән бүген Казан дәүләт университетында укучы Шенталы районының Денис авылы кызы Лилия Галимуллинага (ул беренче бәйгедә дә, әле мәктәптә укыган чагында ук, беренчелекне яулаган иде), икенче бүләкне Самара дәүләт университетының биология факультеты студенты Айгөл Нуриҗановага, ә өченчесен Самараның “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Әминә Ибәтуллинага бирделәр.

Гомумән, татар шигърияте бәйрәме бик тә оешкан төстә үтте, дияргә була. Быел бәйгедә катнашучылар саны артуы куандырды. Тик өлкә районнарыннан килүчеләр күбрәк булсалар иде. Әнә Камышлы авылы мәктәбеннән, татар теле факультатив рәвештә укытылу сәбәплеме, бәйгегә килүче булмады. Ә менә Самараның “Яктылык” татар мәктәбеннән барлыгы 13 укучы катнашты һәм барысы да диярлек югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар.

Тагын шуны да әйтәсе килә, күпләр Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм башка күренекле шагыйрьләрнең шигырьләрен, ә кайберәүләр үзләренең әсәрләрен укыдылар. Тик менә никтер үзебезнең якташларыбыз Зыя Ярмәки, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйров кебек танылган шагыйрьләребез иҗатына мөрәҗәгать итүчеләр булмады.

Җирле шагыйрә Наилә Хөсәенова һәм мөгаллимә Мәрбия Сафина (алгы планда).

Җирле шагыйрә Наилә Хөсәенова һәм мөгаллимә Мәрбия Сафина (алгы планда).

Луиза ТКАЧЕВА чыгышы.

Луиза ТКАЧЕВА чыгышы.

Киләчәктә моңа укытучыларыбыз күбрәк игътибар бир­сәләр, начар булмас иде. Ә татар телен яхшы белүче, бөтен күңелләрен, тырышлык­ларын балалар тәрбияләүгә бирүче укытучыларыбыз байтак. Юкка гына “Яктылык”тан Фә­ния Гыйләҗеваның, Нур­зидә Фәйзуллинаның, Иске Яр­мәктән Фәния Гатинаның, Гөлфия Та­җетдинованың, Рәм­зия Кә­би­рованың, Галидән — Ләй­лә Гозә­ерованың укучылары бәй­гедә югары урыннар яуламагандыр.

Чарада катнашкан мөфти Талип Яруллин да бит: «Шигърият бәйрәме бик кирәк эш. Үз телеңне белү, өйрәнү ул рухи байлык туплау белән тиң», — дип бәйгегә югары бәя бирде. “Татар шигърияте” бәйгесен даими оештыручылар — өлкә “Туган тел” оешмасы советы әгъзалары Фәрхәт һәм Альбина Мәхмүтовларның бу эшкә керткән хезмәтләре чиксез зур. Тирән кризис заманында да җиңүчеләрне бүләкләргә (беренче, икенче, өченче урыннарны алучыларның һәркайсына саллы гына акчалата бүләкләр тапшырылды) мөмкинлек тапкан өлкә “Туган тел” оешмасына, аның җитәкчесе Ильяс Шәкүровка рәхмәттән башка тагын нәрсә әйтәсең?

“Татар шигърияте” бәйгесе гомерле булып, киләчәктә дә даими үткәрелеп торыр дип ышанасы килә.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Самарда Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шигърият бәйгесе үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ, ВИДЕОЯЗМА)

Просмотров: 1709

Один комментарий

  1. Авторга кисэтмэ жинуче балаларнын исем фамилиялэрен дорес язсагыз тагын да эйбэт булыр иде. Иске Ярмәктән — сигез яшьлек Ләйсән Насыйбуллинага, доресрэк булсак Лэйла Нагимуллина булыр ул. В общей массе вроде бы и мелочь, но для самого ребёнка не очень-то приятно.