Гали авылында “чегәннәр” концерт куйды

Сәхнәдә Гали авылының һәвәскәр артистлары.

Сәхнәдә Гали авылының һәвәскәр артистлары.

Безнең Гали авылында гади һәм шат күңелле халык яши. Аеруча Көлке көне — 1 ап­рельдә дус-ишләр, таныш-белешләр бер-берсен алдарга, шаяртырга ярата . Ә быел авыл Мәдәният йорты җитәкчесе Равил Маннанов бу көнгә карата һәвәскәрләр концерты оештырган иде. Ул аны Наилә Кыяметдинова белән бергәләп үзе алып барды.

Авылыбызда бер генә мә­дәни чара да Рузыя Йосыповадан башка үтми. Менә бу концертта да ул тамашачыларны моңлы җырлары белән куандырды. Аның “Җанашым”, “Җиләк җыйдым” җырларын халык аеруча җылы кабул итте.

Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Алия Әхмәтова Рафаэль Вәлиев белән дә, Әбделхарис Насыйров белән дә парлап җырлады, бик күп биюләрдә дә катнашты. Зөлфия Әхмәтова, Әлфирә Гайнанова чыгышларын да тамашачы алкышларга күмде.

Алып баручылар һәр номер алдыннан төрле мәзәкләр, юмористик шигырьләр сөйләп, халыкны көлдерделәр. Равил белән Наилә тамашачылар өчен кызыклы сораулар да әзерләгәннәр икән, ә дөрес җавап бирүчеләргә Әлфирә Гайнанова чупа-чупс таратты – Көлке көне булгач, бүләге дә юмор белән сайланган инде.

Менә: “Гөлнур Карипова, Рузалия Харисова башкаруында — “Башкорт биюе”. Кечкенә артистыбыз да сезгә үзенең талантын күрсәтә, каршы алыгыз!” — дип чираттагы номер игълан ителде. Залда утыручылар: “Кем булыр икән бу?” — дип бер минутка тынып калдылар. Сәхнәгә чыккан 5 яшьлек Руфинә Исхакованы чынлап та “артист” дип атап була икән, ләбаса! Ул апаларыннан бер дә калышмыйча башкорт биюен оста итеп башкарды.

Алкышлар тынып та бет­мә­гән иде әле, Равил Маннанов:

- Шушының белән концертыбыз тәмам, килгәнегез өчен зур рәхмәт, — диде. Тамашачылар рәхмәтләр әйтә-әйтә урыннарыннан кузгала башлаганнар иде, алып баручы:

- Көлке көне белән үзегезне! Шаяртам гына, утырышыгыз, — дип көлеп җибәрде.

Сәхнәдә Гали авылының һәвәскәр артистлары.

Сәхнәдә Гали авылының һәвәскәр артистлары.

Бу вакытта шау-шу кү­тәреп, залга “чегәннәр” килеп кермәсенме! Карасак, шул ук һәвәскәр артистларыбыз: Әбделхарис Насыйров, Рафаэль Вәлиев, Әлфирә Гайнанова һәм Алия Әхмәтова икән бит. Берәүләре җырлый, икенчеләре гитарада уйный… Чын тамаша!

Мәдәният йорты җитәкчесе: “Саимә апа, беләм инде, син концертларга буш кул белән йөрмисең”, — дип мине дә сәхнәгә чакырды. Мин аның үтенечен кире кага алмадым, Көлке көненә багышлап язылган берничә шигыремне укып бирдем.

Концерттан соң авыл җир­леге башлыгы Идрис Мул­лабаев Мәдәният йорты хез­мәткәрләренә, авыл һәвәс­кәрләренә мактау сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.

- Расих абый Латыйпов Казан артистларын каршы ала, сыйлап озата, — дип сүз алды Равил Маннанов. — Менә безне дә аларга тиңләп, күчтәнәчләр, зур бәлеш алып килгән. Шулай зурлаган өчен Аллаһы Тәгалә сезне дә куандырсын, Расих абый. Вакыт табып, тамаша карарга килгәнегез өчен сезгә дә рәхмәт, авылдашлар — дип барлык артистларны баш ияргә сәхнәгә чакырды.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы. 

«Бердәмлек».

Просмотров: 1192

Комментирование запрещено