Ул – гади авыл хатыны

IMG_20150612_201906

Яңа Ярмәк авылында гомер итүче Мәрьям Нәгыйм кызы Кәбирова-Хөсәенова оныклары белән.

Сугыш елларында балачак өчен урын калмагандыр шул. Ул чорның балалары да иртә олыгайган. Ачлык, фәкыйрьлек күреп үскән, әмма рух бөтенлеген, якты киләчәккә ышаныч саклый алган игелекле буын алар. Балачагы сугыш елларына туры килгән Мәрьям Нәгыйм кызы Кәбирова-Хөсәеновада да әлеге сыйфатлар ярылып ята. Холкы-табигате белән сабыр, игелекле, уңган бу ханым тормышта да үрнәк.

Мәрьям Нәгыйм кызы Кәбирова 1935 елның 25 декабрендә Яңа Ярмәк авылында дөньяга килә. Әтисе Нәгыйм, әнисе Дилфрүз – яңаярмәклеләр. Гаиләдә дүртенче бала булып туа ул, аңа кадәр абыйлары Рәсыйх (1925 елгы), Сәйфулла (1929), апасы Әсма (1931) дөньяга аваз салалар.

Нәгыйм абзый белән Дилфрүз апаның тормышлары җиңел булмый, авылларда коллективизация башлана. Алар 3 бала күтәреп, бәхетле тормыш эзләп, Себергә Усилье якларына чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Ач-ялангач вакыт булган, җәяүләп бакчалар аша узганда бәрәңге калдыклары, туң карбыз ашап, алар 1938 елда киредән туган авылларына әйләнеп кайталар. Бу вакытта Мәрьям апа да туган була.

Язмам героеның әтисе белән әнисе колхозда эшлиләр. 1937 елда аның сеңелесе Фатыйма, 1939 елда энеләре Нуриәхмәт һәм 1942 елның январь аенда Яниәхмәт туалар.

1942 елның март аенда, күбәләкләп тыныч кына кар яуган көнне, әтисе Нәгыйм абый фронтка, Бөек Ватан сугышына киткәндә бәләкәй Яниәхмәткә нибары 2,5 ай гына була. Әнисе Дилфрүз апа 7 бала белән кала. Авылдагы бөтен авыр эшләрне хатын-кызлар башкара. Әниләре колхоз эшендә булганда, кечкенә генә Мәрьям һәм апасы Әсма энеләрен карыйлар.

- Яз башы белән әни кычыткан ашы пешерә иде, җәй көннәрендә балтырган, кыр кишере тамырларын җыя идек. Ачка улмәс өчен чөгендер яфрагыннан да ашлар ашарга туры килде, - дип күз яшьләре аша үзенең балачагын искә төшерә  Мәрьям апа.

1945 елда әтиләре сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Сталинград, Таганрог һәм башка шәһәрләр өчен көрәшләрдә катнашкан өчен ул “За боевые заслуги” медале белән бүләкләнә.

Мәрьям апага мәктәпнең башлангыч сыйныфларын гына тәмамларга туры килә. 15 яшендә ул фермада бозау караучы булып эшли башлый. Атлар урынына үгез җигеп, печән, урак өсте беткәч сарай башларын ныгытырга салам ташыйлар. Еллар авыр, тормышлар кыен булуга карамастан бергә эшләүче иптәшләре белән тату, сүзгә сүз килмичә хезмәт итәләр. 1953 елның ахырында вербовка буенча Куйбышев шәһәренә китә. Төзүчелектә хезмәт күрсәтә, ләкин 1959 елда яңадан туган авылына әйләнеп кайта, тагын фермада эшли башлый.

Булачак ире Сәҗит абый колхозда механизатор булып хезмәт итә. Ул бик тырыш, уңган кеше, нинди эшкә тотынса — шуны булдыра торган егет була. 1969 елның кышында алар авылда яңа гаилә корып, үз йортлары белән тора башлыйлар. 1969 елның көзендә уллары Илдус, 1971 елда кызлары Нурания, 1977 елда Наил туа. Балаларын тырыш, хөзмәт сөючән булып тәрбиялиләр. Гомер буе колхозда эшләп, намус белән, хезмәт куеп хәләл мал-мөлкәт туплыйлар, кыенлыкларны бергәләп җиңәләр. Мал асрыйлар, бакча чәчәләр, тора-бара өйләрен зурайталар. Кайнанасы картайгач, аны да үзләренә алып кайтып, тәрбияләп, соңгы юлга озаталар.

Шулай еллар артыннан еллар үтеп торалар. Гомер юлында әчесен дә, төчесен дә татып яшәгән Мәрьям апага ирен дә бакыйлыкка озатырга туры килә.

Юкка гына бит: “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, димиләр.  Мәрьям апаның балалары да үзе кебек  тәүфыйклылар һәм  тырышлар.

Кызлары Нурания тормыш иптәше Руслан белән Исаклы авылында яши. Үзе ветеринария шифаханәсендә хезмәт итә, ире Руслан каравылчы булып эшли. Ике балалары  бар: Альберт һәм Ленара.

Олы уллары Илдус хәләл җефете Фирдәүсә белән авылда торалар. Илдус — эретеп ябыштыручы, хатыны — социаль хезмәткәр. Алар өч ул  — Илсур, Радик һәм Рәсимне — хөзмәт сөючән булып тәрбиялиләр.

Көче уллары Наил тормыш иптәше Ләйсән белән Самар шәһәрендә яши, өч сабый үстерәләр.

IMG_20150612_201906

Мәрьям апа оныклары белән.

Фото0246

Баланың баласы – балдан татлы.

Оныклар.

Мәрьям апаның оныклары.

Мәрьям апа – гап-гади авыл хатыны. Тырышлыгы, уңганлыгы белән мәгълүм ул. Шөкер, Хак Тәгалә аңа гомер көзләрендә рәхәттә, муллыкта, тынычлыкта яшәү мөмкинлекләрен биргән.

Галия ВӘЛИӘХМӘТОВА.

Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1253

Комментирование запрещено