Гали авылында яшәүче Саимә МОРЗАХАНОВА: «Яз — күңел тулы наз»

fyalkyУрамда яз – күңелдә наз,

Сыерчыклар кайттылар.

Йөрәк түрендәге хисләр

Кабат чәчәк аттылар.

Урамда яз – күңелдә наз,

Әйтерсең, унсигез яшь.

Бөтен җиһанны сәламләп,

Нурларын сибә кояш.

Мәхәббәт алып килде яз,

Оныт күңел ярасын.

Ялкынлы хискә чорнасын

Ике йөрәк арасын.

Сөю белән тулды йөрәк,

Канатланды хыяллар.

Урамда яз – күңелдә наз,

Имин булсын дөньялар!

Һәр ел саен килсен язлар,

Табигатьне уятып.

Мәхәббәтле сөю язын

Көтә күңел җан атып.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

 

Просмотров: 1375

Комментирование запрещено