Аның турында: «ҖИТӘКЧЕ БУЛЫП ТУГАН», диләр

12008 елның март аенда Камышлы авылы халкы өчен шатлыклы вакыйга барлыкка килә. Заһид Әбделхак улы Сафин Камышлы авылы поселениесенең җитәкчесе итеп сайлана. Шушы еллар эчендә ул авыл тормышына, биредә яшәүче кешеләр язмышына, көн-күрешенә битараф түгеллеген үзенең тырыш хезмәте белән исбатлап күрсәтә. Ә быел, 2015 елның октябрь аенда, Заһид Әбделхак улы үз эшендә өченче срокка калдырылгач, мин аның белән әңгәмә корып, шуны кешеләргә җиткерергә булдым.

– Заһид Әбделхакович, әйтегез әле, җитәкче булып эшләве кыен түгелме соң?

– Җитәкче эшен җиңелләрдән санамас идем, чөнки кайчакта ул төн йокысын да калдыра. Бигрәк тә ял иткәндә башыңда төрле сораулар бөтерелә башлый. «Кемнең дә булса күңелен рәнҗетердәй
авыр сүз әйтмәдемме икән? Минем болай эшләвем дөрес булырмы соң?» Тагын әллә нинди уйлар… Әгәр дә эшләгән эшләреңнең нәтиҗәсе әйбәт күрсәткечләргә ия булса, төрле проблемалар уңай якка хәл ителсә, шул чагында ихлас күңелле, эчкерсез сабый баладай сөенәсең. Аллаһыга шөкер, бу мәсьәлә дә уңай якка хәл ителде бит. Димәк, минем җитәкче булып эшләвем юкка түгел, кемгә дә булса файда китерәм, дип уйлап куясың. Аннары тагын шунысы бар: кайчакта безгә һич кенә дә кагылышлы булмаган проблемалар белән ярдәм сорап килүчеләр була. Андый очракларда аларга кирәкле киңәшеңне биреп, чынбарлыкны аңлатырга тырышасың.

– Сезнең поселениегә ничә авыл керә?

– Безнең поселениегә өч авыл: Камышлы, Дәүләткол, Бозбаш, Йолдыз авыллары керә. Дөрес, Йолдыз авылы таркалды. Биредә үткән һәм хәзерге тормышны берләштерүче булып бары тик зират гына торып калды. Чөнки төрле дини бәйрәмнәребездә, Гает көннәрендә чит җирләрдә яшәүче йолдызлылар әби-бабайларының, әти-әниләренең һәм якыннарының каберләрен зиярәт итәргә кайталар. Ел саен биредә өмәләр үткәрелә, зиратлар өсте чүп-чардан арындырыла.

Әйтергә кирәк, корылыклы 2010 елда анда янгын чыгып, коймалары янды. Читтә яшәүче йолдызлылар, тиз арада кайтып, зиратның коймаларын яңарттылар. Хәзер анда терлекләр дә керә алмый.

Без шушы авылны картадан да сызып ташламыйбыз, күз уңында тотабыз. Бәлки, алдагы көннәрдә аннан чыккан нәсел баласы бирегә кайтып, тормыш учагын кабызып, җирләрен эшкәртеп, үз эшен ачып җибәрер?! Үзем авылда туып-үскәч, ел саен татар авылларының таркалуына битараф кала алмыйм. Мондый авыр хәл белән ничек килешергә була ди?!

– Авыллар таркалмасын өчен ниләр эшләргә кирәк соң?

– Моның өчен без иң элек авыл халкының көнкүрешен яхшыртырга тырышабыз. Аннан соң иң мөһиме – юлларны ясарга, утын-суын, газын үткәрергә, яшьләргә эш урыннары, күңел ачу үзәкләре, спорт заллары, заман таләпләренә җавап бирерлек балалар бакчасы, мәктәп, элемтә үзәге, хастаханә яки табиб офисы булдырырга кирәк. Яшьләрне, туып-үскән авылларында калдырыр өчен, балачактан туган илне, ата-бабайлар җирен хөрмәт итәргә, яратырга өйрәтергә. Ә авылда калучыларга, чүп үләннәре астында «елап» ятучы җирләребезне эшкәртеп, икмәк үстерер өчен, кулдан килгән тикле ярдәм итәргә бурычлыбыз, дип саныйм.

Җирне эшкәртү – бик зур җаваплылык, кыюлык сорый торган эш. Бу өлкәдә йә отасың, йә оттырасың. Ярый ла, булган акчаңны сарыф итүеңә күрә табыш ала алсаң! Кызганычка, әлегә безнең арабызда тәвәккәл яшьләребез азрак шул. Без кемнеңдер безгә килеп, җирләребезне эшкәртүен көтеп торабыз. Юк! Андый хәлнең булачагы да юк! Чит кеше килсә дә, бераздан соң аның ташлап китүе дә ихтимал. Шуның өчен бу авыр хәлдән бары тик туган җиргә булган мәхәббәт кенә коткара ала! Әйтергә кирәк, авылыбызда бөтенләй андый кешеләр дә юк түгел. Җирне яратып, шуның белән шөгыльләнүчеләр арасыннан мин Булат Сәлаховны атар идем. Дөрес, эшен башлап җибәргәндә, аның бернәрсәсе дә юк иде. Ә хәзер мин аны аягында нык басып торучы, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе, дип атар идем. Үзе хуҗа булгач, ул тырышып, бөтен көчен куеп, хезмәт итә, табыш та ала.

– Тагын шундый ватанпәрвәр йөрәкле кешеләр бармы соң?

– Әйе. Мин крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре – әтиле-уллы Фәрит белән Фирдәүс Гыйлаҗевларны, Флүрә Мөхәммәтҗанованы атап үтәр идем. Аннан соң умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә байтак.

– Авыл халкы сыер асрыймы?

– Шәхси хуҗалыкларда барлыгы – 100 баш сыер. Сарыклар, атлар үрчетүчеләрне дә очратып була.

– Сыерларга субсидия түләнәме? Сарыкларга да бармы?

– Сарыкларга юк әлегә, ә сыерларга 1200 сум субсидия акчасы түлибез. Сыерларны ясалма орлыкландырабыз, чөнки бозаулар исән һәм нәселле булып туалар.

– Узган елда нинди эшләр башкардыгыз?

– Аллаһыга шөкер, Сок елгасы аша салынган зур күперне төзеп бетердек, ә иске күперебезне Дәүләткол авылына күчереп салдык. Шушы авылның урамындагы юлларга таш түшәдек, аннан соң Камышлы авылында асфальт җәяргә өлгерми калган урамнарга да таш түшәргә туры килде. Төзелеп килүче Җиңү паркының коймаларын алмаштырдык. Биредә, тарихи ядкәр буларак, ике «Гаубица» пушкасын урнаштырдык һәм башка төрле эшләр башкардык.

– Заһид абый, яңа проектлар нигезендә нинди программалар өстендә эшлисез? Авылда калучы яшьләр өчен аларның файдасы бармы?

– Бүгенге көндә без су үткәрү программасы өстендә эшлибез. Ә «Авыл җирлеген үстерү» исемле программага басар, проект төзер өчен акча кирәк. Тагын шуны әйтәсе килә: авыл территориясен үстерү, яшьләр биредә өр-яңа өй төзесен өчен газы, суы, электроэнергиясе, интернет челтәре үткәрелгән булырга, ә иң мөһиме – юллар салынган булырга тиеш. Алдан әйтеп үткәнемчә, безнең әлегә мондый эшләр башкарырга акчабыз җитешеп бетми. Аннан соң «Яшь гаиләләргә ярдәм итү программасы» нигезеннән яңа өй төзү өчен ире яисә хатыны 35 яшьтән үзмаган булса, аларга акча алыр өчен сертификат тапшырыла. Биредә гаиләдәге балалар саны да исәпкә алына. Ләкин мондый эшләр башкарырга теләсәң, өеңнең нигезе һәм саклык кенәгәсендә 30-40% кадәр акчаң булырга тиеш.

– Ә тормышы авыр яисә саклык кенәгәсендә акчасы булмаган кешеләргә ни эшләргә? Бәлки, аларга ярдәм итәргә кирәктер? Сез бу турыда ни уйлыйсыз?

– Дөрес, бу сүзләрне аңлап була. Ләкин кеше үзе тырышып, маңгай тирен түгеп, эшләп, өй төзесә, аның кадере, рәхәте күбрәк була. Бушлай килгән нәрсәнең беркайчан да шатлык китергәне юк, киресенчә, кайберәүләр арасында хәтта канәгатьсезлек белдерүчеләр дә очрый шул. Аннан соң һәр кеше үз хыялындагыча, үзе теләгәнчә корырга хаклы бит. Шуның өчен ул беркайчан да ризасызлык белдермәячәк.

– Татар авылларының киләчәк тормышын ничек күз алдыгызга китерәсез?

– Мин киләчәктә дә авыллар яшәр, дип уйлыйм. Без ни өчен авылны үстерүдә зур эшләр алып барырга тырышабыз соң? Чөнки шәһәргә китүчеләребез бераздан соң булса да, бирегә кайтып төпләнделәр.

2– Тормыштагы иң шатлыклы көннәрегез кайчан булды?

– Яраткан хәләл җефетем Рәмиягә өйләнеп, тормыш корып җибәргәч. Аннан соң улыбыз Рифат белән киленебез Ләйсән – уллары Камилне, кызыбыз Гүзәл белән киявебез Нәфис кызлары Нәзирәне бүләк иткәч, шатлыклы мизгелләр кичердем. Ә балаларыбыз – безнең өметебез һәм якты киләчәгебез.

– Бу дөньяда яшәгән вакытта кеше нинди булырга тиеш?

– Адәм баласы һәрчак оптимист булырга, күңел төшенкелегенә бирешмичә, һәр көнне беренче кояш нурларының җир йөзен иркәләвен күреп, мин яшим бит әле, дип шатланып, сөенеп яшәргә тиеш!

- Эчтәлекле җавапларыгыз өчен рәхмәт, Заһид абый. Алдагы көннәрдә мин сезгә бары тик уңышлар гына телим!

 

Әңгәмәдәш — Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Самар татарлары» журналы, №1 (13), 2016 ел.

 

Просмотров: 1293

Один комментарий

  1. Шушындый авыл башлыгы булганга без бик куанабыз-кеше уз урынында !Ул кайда гына эшлэсэ дэ эшен жиренэ житкереп -белеп эшли.Ходай исэнлек бирсен узенэ.