25 апрельдә “Бердәмлек” газетасының беренче саны чыгуга 26 ел тула
Үткән 2015 елда шаулатып “Бердәмлек” газетасының егерме биш еллык юбилеен билгеләп үткән идек. Күз ачып-йомганчы бер ел вакыт узып та киткән. “Бердәмлек” быел егерме алтынчы язын каршы ала.
Авыр заманалар аны төрлечә сынап караса да, Аллаһыга шөкер, ул бирешмәде, яши, көн үзәгендә, тарих үзәгендә булырга тырыша. Басманың гомер озынлыгы аның баш мөхәррире Рәфкать Нәбиулла улы Әһлиуллинга бәйле. Газета укучыларына өлкәдә булган бөтен милли эшләр буенча мәгълүмат җиткерү, беренче тапкыр каләм чарлап караучы милләттәшләребезгә мәйдан бирү, аларның талантын ачып халыкка күрсәтү өчен ул үз-үзен дә, хезмәткәрләрен дә аямыйча бөтен көчен куя. Фидакарь хезмәте өчен ул “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булган иде. Бу аның эшенә зур бәя.
Ә күптән түгел ул, амәнәтен үтәп, милләтебезнең горурлыгы — озак еллар урын-җир өстендә ятып иҗат итәргә мәҗбүр булган каһарман якташыбыз, шагыйрь, язучы, рәссам Гакыйль Сәгыйровның тормышына һәм иҗатына багышлап язылган “Үзе турында һәм барысы да аның турында” дип аталган китабы белән сөендерде. Рәфгать әфәнденең бу иҗат җимеше баштан Самара һәм Ульян өлкәләрендә, аннан Казанда тәкъдим ителеп, югары бәяләнде һәм үзенең лаеклы укучыларын тапты.
Ә коллективыбызга килгәндә, ул зур түгел. Эльмира Шәвәлиеваны күпкырлы журналист дип атар идем. Аның йөгерек, җиңел тел белән язылган язмаларын бер тында укып чыгасың. Яшь хәбәрчебез Алия Арсланова да коллективта сабырлыгы, тырышлыгы, төпле язмалары белән танылды. Верстка операторы Гөлнур Мусина — Рыбакова да үз хезмәтенә хөрмәт белән карый, бөтен эшне дә җиренә җиткереп башкара. Коллективыбызда Гөлгенә Сәлахова да бар бит әле. Икенче сабыен тәрбияләп әлегә өйдә утыручы Гөлгенәбезнең эшкә кайтуын зур түземсезлек белән көтәбез. Бухгалтерыбыз Әминә Мортазина да үз эшенә зур җаваплылык белән карый. Аның финанс документлары гел тәртиптә, ә акчасы тиененә кадәр санап куелган.
Сигезенче дистәсен ваклаган Зәйнәп Нәбиулла кызы Әһлиуллина инде лаеклы ялга чыкты. Ләкин кирәк булганда ул һәрвакыт аерым хезмәткәрләрне алмаштырырга әзер. Шундый ышанычлы кешеләр булганга, газетабыз даими рәвештә почта тартмаларына килеп тора да инде.
Үземә килгәндә, минем авыр тормыш сынавы кичерүем аркасында хәбәрче булып китүем беркемгә дә сер түгел. “Бердәмлек”тә эшләү дәверендә миңа авыр язмышларны да, бәхетле тормышларны да күп күрергә туры килә. Алар мине кеше хәлен аңларга, түземле булырга өйрәтәләр. Кешеләр белән аралашу миңа яшәү дәрте, тормыш яме бүләк итә. Иҗат эше — үзе бер серле дөнья ул, һәм андый тормышны татыган кеше беркайчан да аңа хыянәт итмәячәк.
Газетабыз авылларда яшәүче хәбәрчеләре белән дә горурлана ала. Олы яшьтәге авылдашым Равил ага Нурмөхәммәтовның “Тәүге тамырлар” язмасы күпләрнең йөрәгәндә җавап тапты. Яңа авторыбыз Хәдичә Гыйниятуллинаның “Күршеләр, күршеләр — иң якын кешеләр”, — дип аталган язмасы да балачак иленә сагынулы сәяхәт буларак кабул ителә. Рөстәм Нуретдинов Шенталы районының спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары, эчтәлекле шигырьләре белән кинәндереп тора. Ә Саимә апа Морзаханова белән Шамил ага Мамышевлар үз авылларындагы хәбәрләр белән укучыларны даими таныштыралар. Ә газетаны өйләренә яздырып алучылар, аны кирәксенүчеләр “Бердәмлек” хезмәткәрләрен тагын да матуррак язарга, каләмнәрен чарлап торырга үсендерәләр.
Газета укучысыз була алмаган кебек, язучысыз да була алмый. Без бер-беребезгә кирәк тә, терәк тә. Киләчәктә дә шулай булсын иде. Арабыздан язучылар, тел белгечләре чыксын, ә халык аларны яратып кабул итсен, үз телендә укысын, иҗат җимешләрен газеталарга даими җибәреп торсын иде. Егерме алтынчы язында да “Бердәмлек”, яңарган табигать кебек, саф һәм ихлас булсып калсын.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Просмотров: 1087