Лотореяга – 3 меңлек сертификат

image

Камышлы авылыннан килүче Фаил Ядкәр улы Гарифуллин 3 меңлек сертификат отты.

24 апрельдә Бөгелмә шәһәрендә «LADA Granta” автомобиле һәм бүтән кыйммәтле бүләкләр  уйнатылды. Лотерей билетлары 2015 елның 10 июленнән 2016 елның 27 мартына кадәр биредә яңа җиңел машиналар сатып алучыларга тапшырылган иде. Әлеге чарага безнең Камышлы авылыннан 5 кеше барды, Яңа Усманнан һәм Кләүледән килүчеләр дә күренде. Ирем белән без дә әлеге акциядә катнашып, бәхетебезне сынап карадык.

Ниһаять, көтеп алынган минутлар җитте. Дәртле музыка авазы астында япма ачылды һәм тамашачы хозурына үзенең бөтен матурлыгы белән «LADA Granta” килеп басты. Менә бәйрәмнең кульминация ноктасы – призлар уйнату башланды…

Билгеле, бәхет һәркемгә елмаймый шул, без буш киттек, ә менә Ырынбур өлкәсеннән килүче бер әфәнде автомобильнең бәхетле хуҗасы булды. Камышлы авылыннан барган Фаил Ядкәр улы Гарифуллин да 3 меңлек сертификат отты. Аның ярдәмендә Фаил әфәнде сатып алган машинага техник һәм сервис хезмәт күрсәтеләчәк.

image6image4 image5image image2Бәйрәм күңелләргә шатлык алып килде. Һәркем аннан ял итеп, күңел күтәренкелеге алып китте.

Фаил Ядкәр улы Гарифуллин — «Самараэнерго» хезмәткәре, ике кыз бала атасы. Без аны шушы уңышы белән тәбриклибез!

Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1364

Комментирование запрещено