Рустам Минниханов возложил цветы к памятнику Габдулле Тукаю (ВИДЕО) / Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

1461655495_ELG_4732Президент Татарстана Рустам Минниханов возложил цветы к памятнику Габдулле Тукаю в сквере поэта на улице Пушкина.

В церемонии возложения цветов также приняли участие первый президент РТ Минтимер Шаймиев, министр культуры РТ Айрат Сибагатуллин, депутаты Госсовета РТ и представители творческой интеллигенции, а также представительницы IV Всемирного форума татарских женщин. После окончания церемонии гости плотным кольцом окружили Минниханова и Шаймиева, устроив с ними продолжительную «фотосессию» . Многие также воспользовались ситуацией чтобы задать интересующие их вопросы.

business-gazeta.ru

* * *

Бүген Казанда  татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга (1886-1913) багышланган бәйрәм чаралары уза. Әлеге дата уңаеннан, Казанда Габдулла Тукай исемендәге скверда шәһәр халкы, килгән кунаклар җыелды. Алар шагыйрь һәйкәленә салу өчен чәчәкләр китергән иде. 

Чәчәк салу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Шагыйрьне искә алу өчен ТР Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары һәм республиканың башка мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашучылар да килгән иде.

«Татар-информ»

Просмотров: 1053

Один комментарий

  1. Бүген Казанда Тукай бәйрәменә гомердә булмаганча күп халык килгән иде,халыкның Тукайга мәхәббәте чиксез!Әлегә бу илдә татарга ярдәм урынына,киресенчә киртәләр куялар.Кызганычка каршы татар халкын көчле итеп якларлык ирекле татар хөкүмәте дә юк.Шуңа күрә авыр чакларында татар халкы үзенең бөек Тукаена килеп сыена,үз хокукларын яклау өчен аңардан көч һәм илһам ала.
    Азатлык сәгате сукса,бөек Тукай!
    Өндәү сал син барлык татарга.
    Бергә,бердәм булсак көч табарбыз,
    Богауларны өзеп ташларга!