Туган тел

image26 апрель – Габдулла Тукай туган көн

Хәзер ничек сөйләргә,

Тел белмәгәч нишләргә?

Татарча өйрәнергә

Казангамы китәргә?

Начарга «койты» дибез,

«Пич» диябез миченә.

Менә «вата»га әйләнә,

Белеп булмый һич кенә.

Кәбәм-кәбеш сүзләре

Еш әйтелә — «бик чиста»!

Танау, каста кебекләре -

Больничта яткан чакта.

Вил, Вахитны — Валерий, ди,

Рөстәм, Рәхим — ул Роман,

Гөлияләр, Гөлсинәләр

Мин Галочка, — ди һаман.

Урысча да, татарча да

Ныклап сөйли алмыйбыз.

Мәктәпләрдә әлифбаны

Букварь диеп атыйбыз.

Гаеплеме ата-анам

Туган телдән качканга?

Сабый телен «әни» түгел,

«Мамочка» дип ачканга?

Рәсим ТИМУШЕВ.

Сызран шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1337

Один комментарий