Татар теле өчен кем җавап бирә? Пушкин түгел, әлбәттә…

туган-тел-280x30026 апрель – Габдулла Тукай туган көн

Тукайның туган көне уңаеннан туган уй-фикерләр

Быел бөек милли шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Олы буын татарлары аның авыр тормышы, гаҗәеп сәләте, шигырьләре, татарның киләчәге өчен борчылып яшәве турында яхшы белсәләр, яңа буын кешеләре ул кадәр үк хәбәрдар түгелдер, дип уйлыйм.

Милләтебез өчен җан атып яшәгән Тукай 100 ел элек тә үзенең язмаларында, шигырьләрендә милләтне, аның телен, әдәбиятын, мәдә­ния­тен саклап калу темаларын күтәргән. Ул «Казан мөхбире», «Тәрҗеман», «Фикер», «Өмет», «Әл гасърел җәдит», «Яңа тормыш», «Идел», «Нур» кебек Казанда һәм башка шәһәрләрдә чыга торган татар газеталарында үзенең әсәрләрен бастырып, югарыда аталган проблемаларны көн кадагына куйган, Казан татарлары әле “чи татар” булган чакта ук руслашып баруыбыз турында борчылган. Милләтебезгә хезмәт иткән Тукай сүзен халык та хакыйкать итеп кабул иткән.

Бүген дә, Тукайның түгәрәк туган көне килеп җиткәндә, татарлар яшәгән төрле төбәк­ләрдә күпсанлы милли чаралар үткәрелеп тора. Ләкин алар чын мәгънәдә “чара”лар гына шул менә. Мәктәптәме, китапханәдәме, клубтамы җыелып, Тукайны искә алу, аның шигырьләрен уку начар эш түгел, әлбәттә. Ләкин татар мәктәпләрендә татар теле бетерелгән, балаларыбыз руслашкан, матур әдәбиятыбыз югалып барган, яшьләр барлы-юклы акчага чыгарыла торган татар газеталары- журналлары белән кызыксынмаган чакта андый “чара”лар гына уздыру ваемсызлыктыр.

Кемдер: “Яшьләр хәзер интернет-сайтларда көн кү­рәләр. Кайберәүләр шунда үзләренә пар табалар, татар милләтендәге дуслары белән аралашалар, араларында татарча белүчеләре дә бар”, — дип әйтер. Шулайдыр, ышанам. Ләкин компьютердан гына өйрәнгән тел матур, тирән мәгънәле тел була алмый, аның моңын аңлар өчен әле китап укырга, театрларда, концертларда ишетергә дә кирәк бит. Шунда гына Тукайныкы кебек үлемсез шигырьләр язып була.

Татарстаннан читтә яшәү­челәр күптән инде тел бел­гечләренә, татар мәктәп­лә­ренә, укытучыларга, махсус программаларга кытлык кичерә. Казаннан килеп эшләргә те­ләүчеләрне шәм белән эзләсәң дә таба алмыйсың, ә безнекеләр анда укырга китсә, кайтыр дип өметләнмә инде…

Илебездә милли мәга­риф, милли әдәбият һәм дәреслекләр, милли сәясәт өчен кем җавап бирә соң? Милли оешма гына ул эшне башкарып чыгарга сәләтлеме? Бер ел элек кенә барлыкка килгән милли мәсьәләләр буенча Федераль агентлык татар телебезне саклап калу мәсьәләләре белән шөгыльләнәме?

Юктыр, шул. Татар оеш­маларының күпчелеге бәй­рәмнәр уздыру, ә Федераль агентлык террорчылар һәм мигрантлар белән мәшгуль. Мәктәп директорлары “Милли мәгариф” проблемасына кул селтәгән, ә ата-аналар аларны хуплап, теманы япкан авыллар хәзер күпчелек исәбендә.

Үткән гасырның туксанынчы елларында Самараның педучилищесында һәм пединститутында татар группалары эшләп торды. Тик алар күптән ябылдылар инде. Анда укыган кызлар, яхшымы, начармы, үзләренә Самараның татар мәктәбендә, авылларда, татар газеталарында эш таптылар һәм әлегә кадәр эшлиләр. Ә алар пенсиягә чыга башлагач, нишләрбез икән? Тукайның туган көнен оештырып бәйрәм итәргә кеше булырмы? Әллә инде рус телендәге тәрҗемәләрен генә укып, бу “чара”ны үткәрербезме? Ходай язмасын…

Элек татар телен укыту мөмкинлеге юк, дип “аһ!” орсак, хәзер, яңа уку стандартлары безгә киң мөмкинлекләр ачты. Ә арба һаман урыныннан кузгалмаган. Ни өчен татар телен укытмыйбыз соң? Кирәксенмибездер, бәлки? Үзе­без, ата-аналар, әби-ба­байлар кирәксенмибез. Шулай булгач, кем соң илдә татар теле өчен җавап бирә?

Пушкин түгел, әлбәттә…

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1074

Комментирование запрещено