Балачакның бар бер чагы

Kumpulan Puisi Sedih Untuk Ibu Yang Telah TiadaБалачакның бар бер чагы -

Барсын җыйган өй учагы,

Сыендырган, канат җәйгән

Әткәй-әнкәйнең кочагы.

 Тулы бәхет, тулы касә

Ташып тора, чайкалмаган,

Бар да өйдә, ерак җирләр

Беркем белән айкалмаган.

 Сагынышып очрашулар

Юк, әлегә кагылмаган,

Әле үсеп бала-чага

Яшь канатын кагынмаган…

Тик барыбер сизгер ана

Уянып төн уртасында,

Өмет белән күккә карап

Кабатлый гел догасында:

«Балаларның киләчәге

Бәхет-шатлык белән

                               тулсын,

Узар юллар, язмышлары

Хәерлесе белән булсын…

Яхшы булсын…

Яхшы булсын…»

Әлфия НУРТДИНОВА, укытучы-ветеран.

Татар Әбдекие авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1263

Комментирование запрещено