Камышлы мәктәбендәге милли тәрбия

image-941Туган тел — халыкның тарихын, рухын, ерак гасырлардан буыннан-буынга кереп калучы гореф-гадәтләрен чагылдыра. Ул җитди һәм сакчыл мөнәсәбәткә лаек һәм һәръяклап үсәргә тиешле зур хәзинә. Татар телен һәм әдәбиятын бүгенге заман шартларына туры килерлек итеп һәм укучыларда кызыксыну уятып укыту татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында куелган бурычларның берсе. Шушы фикерләрне күз алдында тотып Камышлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә дәресләрдән тыш төрле чаралар үткәрәбез.

21нче февраль — «Туган тел көне»нә багышланган татар теле атналыгы да зур хәзерлек белән оештырылды. Һәр айда язучылар, әдипләр, сәнгать эшлеклеләре һәм татар зыялыларының истәлекле даталарына төрле әдәби кичәләр, семинарлар, КВН һәм телдән журналлар формасында уздырабыз. Ел саен татар теле һәм әдәбиятыннан мәктәбебездә район методик берләшмә утырышлары үткәрелә. Ачык дәресләр, мастер-класслар, сыйныфтан тыш чаралар күрсәтелә, уңышлы чыгышлар ясала.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында һәр укучы проект эше язарга тиеш. Башка фәннәр белән беррәттән укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан да проект эшләре сайлап алалар. Аеруча балаларны А.Алиш, Д.Аппакова, Г.Тукай, туган як шагыйрьләре иҗаты кызыксындыра.

Укучылар район, өлкә, Татарстан Республикасы оештырган олимпиадаларда бик теләп катнашалар. Өлкә күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда мактаулы урыннан яулыйлар. Агымдагы елда 10нчы сыйныф укучысы Альбина Шәрәпова беренче урынны яулады. Икенче урынны 9нчы Б сыйныф укучысы Алинә Әбдерәфыйкова, өченче урынны 9нчы А сыйныф укучысы Альбина Саримова алды. Самар өлкәсеннән өч укучы Казан шәһәрендә үткән Халыкара олимпиадага бардылар. Шуларның берсе — безнең мәктәп укучысы Альбина Шәрәпова.  Үткән уку елында 10нчы сыйныф укучысы Диләрә Зәләева беренче урынга лаек булды һәм III нче Халыкара олимпиадасында катнашып диплом һәм истәлекле бүләк алып кайтты. Ел саен «Туган тел» оешмасы өлкә күләмендә «Иң оста шигырь укучы» бәйгесе оештыра. Камышлы мәктәбе дүрт ел буена беренче урынны алып килә. 2012нче елда иң оста шигырь укучы Алинә Сабирова булды, 2013нче елда — Альберт Фәтхетдинов, 2014нче елда — Ильяс Хәйретдинов, 2015нче елда Рамил Мустакаев беренче урынга лаек булды.

Сигез ел дәвамында төбәкара «Халкым минем» фестивале үткәрелә. Үткән уку елында «Нәфис сүз» номинациясендә 10нчы сыйныф укучысы Шамил Хәйруллин җиңүче итеп танылды. Агымдагы уку елында 10нчы сыйныф укучысы Камилла Харизова өченче урынга лаек булды.

Безнең мәктәп укучылары Казан шәһәрендә үткәрелә торган «Илһамлы каләм» бәйгесендә бик теләп катнашалар. Кайбер укучылар шигырьләр иҗат итә. Соңгы елларда өлкә күләмендә «Ел укытучысы» дип исемләнгән бәйге үткәрелә. Һәр елны диярлек безнең мәктәп укытучылары җиңүче булып киләләр: «Ел укытучысы-2012″ — Тамара Хисмәтова, «Ел укытучысы-2013″ — Әлфия Усманова, «Ел укытучысы-2014″ — Гөлчәчәк Гарипова. Район күләмендә оештырылган «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә мәктәп балалары бик актив катнашалар. Һәрбер үткәрелгән чара үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.

2015нче елның ноябрь аенда ООО «Газпром трансгаз Самара» оешмасы тарафыннан бәйге игълан ителгән иде. Бу бәйге «Шәфкатьлелек дәресләре» дип аталган проект тәкъдиме белән оештырылды. Укучыларны татар милли рухында тәрбияләү максаты белән башлангыч сыйныфлар залындагы татар халкының мәдәниятен, рухи байлыгын чагылдырган, гүзәл үрнәкле, орнаментлары, чигүләре белән бизәлгән, тәрәзәдәге купшы матур челтәрләр күргәзмәсе — проектның нәтиҗәсе. Татар халкына хас үзенчәлекле, зәвык белән бизәлгән чигүләрне, бизәкләрне укучылар технология дәресләрендә укытучы белән бергә эшләделәр. Татар бизәкләрен, чигүләрен, орнаментларын, татар халкының сынлы сәнгатен, милли киемнәрен чагылдырган стенд бизәлеш тапты. Шушы ук залда якташыбыз Әнвәр Давыдов иҗатына багышланган кабинет оештырылды. Зәвык белән бизәлгән зал укучыларның игътибарын үзенә җәлеп итеп тора. Укучыларга татар телен һәм әдәбиятының төрле серләрен өйрәтү максатыннан заман таләп иткән методик алымнарны кулланып, укучыларга телебезнең камиллеген, байлыгын, гүзәллеген аңлатырга омтылып эшлибез.

Т.Ф.ХИСМАТОВА, татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Просмотров: 1212

Комментирование запрещено