Минтимер Шаймиев открыл литературно-скульптурный парк у дома опекуна Тукая в Арском районе (ВИДЕО) / Минтимер Шәймиев Яңа Кырлайда яңа әдәби-сынлы парк ачу тантанасында булды

1461771489_IMG_4105Праздничные мероприятия, посвященные 130-летию татарского поэта Габдуллы Тукая, с большим размахом прошедшие накануне в Казани, продолжились вчера в Арском районе – на родине поэта. В деревне Новый Кырлай, где поэт провел часть своего детства, в торжественной обстановке открылся новый литературно-скульптурный парк у дома опекуна Тукая – Сагди абзыя. Участие в торжественных мероприятиях принял и первый президент Татарстана, госсоветник Минтимер Шаймиев.

Литературно-скульптурный парк включил в себя фигуры Сагди абзыя, мальчика Апуша – маленького Тукая, а также героев его сказок – Водяного, Шурале, Былтыра. Металлические скульптуры созданы талантливыми мастерами республики по старинным технологиям. На территории подворья выставлены также огромные книжные страницы с цитатами из произведений Тукая, а также цитаты известных людей Республики Татарстан о творчестве поэта. Также в рамках юбилейных мероприятий в Кырлае построен мемориал на месте захоронения Сагди абзыя, а у родника, из которого пил воду маленький поэт, построен новый колодец.

В торжественных мероприятиях также приняли участие обладатели премии им. Тукая нынешнего года Наджип Наккаш и Газинур Морат, депутат Госсовета Разиль Валеев, поэт Роберт Миннуллин, а также писатели и поэты из Татарстана, Азербайджана, Крыма, Кабардино-Балкарии и Тывы.

Литературно-скульптурный парк был создан по инициативе депутата Госсовета РТ, генерального директора ПАО «Таттелеком» Лутфуллы Шафигуллина. Средства, вложенные в создание парка, – это деньги частных меценатов, в числе которых и сам Шафигуллин. Все работы по благоустройству памятных мест также выполнены при непосредственном участии сотрудников компании «Таттелеком».

По инициативе Шафигуллина 2016 год в целом в компании был объявлен годом Габдуллы Тукая. В рамках программы по подготовке и проведению юбилейных мероприятий, посвященных 130-летию поэта, во всех подразделениях компании в Казани и районах республики уже прошли музыкально-литературные вечера, участие в которых приняли дети сотрудников, ветераны отрасли связи, учащиеся школ, лицеев, жители городов и муниципальных районов республики.

business-gazeta.ru

* * *

Арча районының Яңа Кырлай авылында яңа әдәби-сынлы парк ачылды. Чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Парк ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин инициативасы белән булдырылган.

ТР Дәүләт Киңәшчесе биредә иң элек Габдулла Тукайның мемориаль музей комплексында булды.

Быел музей экспозицияләре Габдулла Тукайның үги әтисе Сәгдетдин Салиховның (Сәгъди абзый) архив документлары белән баетылган. Элегрәк аның туу һәм вафат булу даталары билгеле түгел иде. Хәзер исә музейда мондый документлар да урын алган. Моннан тыш, анда Тукайның үги атасының шәҗәрәсен дә күрергә мөмкин. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, мемориаль музейда төзекләндерү эшләре дә башкарылган.

Музей комплексында булганнан соң, Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова һәм башка рәсми затлар белән бергә, шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр китерде.

Мәртәбәле кунаклар авыл зиратында да булып, Сәгъди абзыйның каберен зыярат кылды һәм чәчәкләр китерде.

Соңрак барысы да әдәби-сынлы паркка юнәлде. Анда Минтимер Шәймиев һәм Лотфулла Шәфигуллин  кызыл тасманы, тантаналы рәвештә, кисте һәм парк мөмкинлекләрен карады. Паркта Су анасы, Шүрәле, Батыр, шулай ук, Сәгъди абзый һәм кечкенә Апушның сыннары урнаштырылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: металлик сыннар республиканың иң яхшы осталары тарафыннан, заманча технологияләр буенча лазерлы эшкәртүне файдаланып, эшләнгән.

Моннан тыш, территориядә Габдулла Тукай әсәрләреннән өзекләр, шагыйрьнең иҗаты турында Татарстанның танылган шәхесләре цитаталары язылган китапларның зур битләре урнаштырылган. Анда ук гасыр буе үскән нарат та бар: аны 1893 елның язында Габдулла Тукай һәм Сәгъди абзый утырткан булган. Парктан сукмак елгага юнәлә, анда исә кое төзекләндерелгән һәм ял мәйданчыгы булдырылган.

“Рухи һәм матди мирасны саклау буенча эшләгән эшләребезне без буыннан-буынга тапшыра алуыбызны үз күзләрем белән күрдем. Шундый авыр вакытларда рухи яңарыш өчен күп нәрсә эшләнелүенә күңел сөенә. Без шул юнәлештә эшләргә тиеш. Монда башкарылган эшләргә мин шаккатам. Биредә гап-гади бакча иде, аны нинди матурайтканнар!” — диде Минтимер Шәймиев канәгатьлек белән.

Лотфулла Шәрифуллин, үз чиратында: “Мин бу җирлектә яшәдем, шунда укыдым. Паркны төзекләндерү идеясе Зиннур Мансуровның “Тукай белән әңгәмә” китабыннан соң туды. Һәркем үз милләте өчен нәрсә дә булса эшләргә тиеш. Битараф булмаучылар берләште һәм әлеге ишегалдын һәм паркны булдырды. Һәр кеше, Тукайны белмәгән очракта да, аның кем икәнен аңларга тиеш. Паркның бурычы шул”, — диде.

“Татар-информ”

Просмотров: 1208

Комментирование запрещено