Котлы булсын бриллиант туегыз!

1ё2016 елның 1 маенда Денис авылының хөрмәткә лаеклы кешеләре Минәхтәм абый Шәрифуллин белән Нурия апа Вафинаның кушылып бергә гомер итүләренә 60 ел тула.

Язмам геройлары бит әле өйләрендә генә түгел, көне буе мәктәптә дә бергә булдылар. Бу күренеш, әлбәттә, мәхәббәтләренең бик зур, көчле һәм саф булуын исбатлый.

Минәхтәм абый белән Нурия апа биргән белемнәрнең ничәмә-ничә кешегә үзләре теләгән уку йортларында укып, гомерлек һөнәр алырга ярдәм иткәнлеген күз алдына да китереп бетереп булмый. Алар бит күп еллар буена мәктәптәге иң төп фәннәрне укыттылар. Минәхтәм абый математика дәресләрендә укучыларны санарга, мәсьәләләр чишәргә өйрәтте, баш миләренең эшләвен яхшыртты. Юкка гына математиканы — акыл гимнастикасы дип атамыйлар бит. Нурия апа рус телендә укырга, язырга, сөйләшергә өйрәтте. Элеккеге заманда: «Тел Киевка кадәр алып бара ала», — дигәннәр, ә Нурия апаның укучылары бөтен дөньяга сибелгән.

2ё1ёОзын сүзнең кыскасы шул: Минәхтәм абый, Нурия апа, без — Денис авылы урта мәктәбе коллективы — сезне чын күңелдән зур бәйрәмегез белән котлыйбыз! Сезнең укытучыларга үрнәк, улыгыз Марат белән кызыгыз Венерага кадерле әти-әни, оныкларыгызга яраткан әби-бабай булып исәнлектә-саулыкта, тынычлыкта-байлыкта тагын озак еллар буена бергәләшеп яшәвегезне теләп калабыз. Котлы булсын бриллиант туегыз!

Денис авылы урта мәктәбе коллективы исеменнән Рөстәм НУРТДИНОВ.

samtatnews.ru

Просмотров: 2087

5 комментариев

  1. Супер!

  2. Очень приятно видеть своих уважаемых учителей. Это необяснимое и очень приятное чувство

  3. Мои любимые и самые уважаемые учителя!

  4. БЕЗНЕН ЭНИ БЕЛЭН ЭТИНЕ ЗУРЛАП КОТЛАУЧЫ ДЕНИС АВЫЛЫ УКЫТУЧЫЛАРЫНА ЗУР РАХМЭТЕБЕЗНЕ БЕЛДЕРЭБЕЗ УЗЕГЕЗНЕН ГАИЛЭЛЭРЕГЕЗГЭ ИМИН МАТУР ТОРМЫШ ИСЭНЛЕК-САУЛЫК ТЕЛИБЕЗ

    • Әти — әни исән имимин минем
      Шатлыгым да сыймый эчемә…

      Мин шулай язган идем 4 ел элек, хәзер әтиебез юк инде.

      Сез дә ешрак кайтырга тырышыгыз.