Үкенүдә ни файда

43Тормыш­тан алынган яхшы таныш­ларымның берсеннән ишеткән гыйбрәтле хәл турында “Бер­дәмлек” газетасы укучыла­рына җит­керәсем килгән иде. Язмамда геройларымның исем­нәре генә үзгәртеп бирелә. Бәлки, бу язма әле тормыш юлларын яңа гына башлап җибәрүче яшь­ләребезгә дө­реслекне табарга ярдәм итәр. Уйланырлык нәрсәләр, һичшиксез, бар биредә.

“Мәхәббәтсез һәркем бә­хетсез”, — диләр халыкта. Лә­кин бу хис кемгәдер галәм киңлегенә кадәр очып менәр­лек канатлар бүләк итсә, икенчеләрне, киресенчә, күктән җиргә ташлый. Мин дә җаным-тәнем белән сөйгән кызым Сылукайны бер көндә югалтырмын дип уема да китермәгән идем.

Бу кичне сөйгәнем сөй­лә­шенгән җиребезгә очрашуга килмәде. Көтүемнең соңгы чи­генә җиткәч түзмәдем, ул яшә­гән йортка юнәлдем. Капка бик­ле, тик соң булуга карамас­тан, Сылукаемның бүлмәсендә тонык кына ут яна.

Йортка кереп, тәрәзә чир­тергә җөрьәт итмәдем, шактый вакыт таптанып тордым да китәргә кузгалдым. Шул вакыт бүлмәдәге ут ялт итеп кабынды, бераздан ишек ачылган тавыш та ишетелде. “Сөйгәнем соңга калып булса да минем янга ашыга!” — дип шатланып, кире омтылдым. Тик ни күрим — капкага таба минем якын дустым Илдус атлый, ә Сылукай аны озата чыга. Мин кочак җитмәстәй юан тополь артына постым да күзәтә башладым.

Капка ачылды. Колагыма чупылдашып үбешкән тавышлар ишетелде…

- Илдус, җаным, безнең очрашуны Илшат белмәсен инде, ярыймы? Аны рәнҗетәсем килми, вакыты белән аңа үзем барсын да аңлатырмын. Син ике ел кайтмый йөргәч, үч итеп кенә Илшат белән очраша башлаган идем бит. Тик аны ярата алмадым. Ул синең кебек кыю түгел, иркәли-назлый да белми.

Әле һаман да мине көтәдер. Хәзер үк барып барсын да аңлатам, — дип, Сылукай Ил­дусның иреннәренә үрелде.

Өстемә кайнар су сипкәндәй булдым. Исерек кеше кебек бу күренештән айный алмый озак кына басып тордым. Бераздан, бөтен көчемне йодрыкка төйнәп, кайтырга кузгалдым. Өйгә кайтып җиткәндә мин инде тәмам үз хәлемә килгән идем. Әйберләремне җыйдым да, таң ату белән авылдан чыгып киттем.

Бу көннән өч ел вакыт узды инде. Күңел яраларым төзәлде, үземә тиң ярымны да очраттым.

Гүзәлия белән туйга әзерләнеп йөргән чак. Беркөнне мин трамвайда Сылукайны очраттым. Аның элеккеге чибәрлегенең эзе дә калмаган. Кыяфәте, шешенгән йөзе эчүгә салынганы турында сөйли иде. Бер тукталышта төшкәч, ул үзе сүз башлады:

- Илшат, мин сине ул төнне таң атканчы көттем, ник килмәдең? Яратуың чын булмагач, минем белән очрашып йөрмәскә идең!

- Сылукай, мин бит сине иркәли-назлый да бел­мәгән­мен! Ә Илдус менә сине бәхетле итә белә. Ул кичне сезнең очрашуыгызны үз күзләрем белән күрдем. Гарьлеккә чыдый алмагач, авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булдым. Хәзер мин бә­хетле, сөйгәнем Гүзәлия белән шушы көннәрдә туебыз була. Ә син ничек? Илдус белән бергәме?

- Юк, ул мине ташлады… Ике мәртәбә өйләнеп карады, бер гаиләсе белән дә озак яши алмады. Күршесенең өен бас­кан өчен үзен өч елга төрмәгә утырттылар. Миңа: “Сагынам. Кайткач, сиңа өйләнәм, бәхетле булырбыз”, — дип хатлар язып тора, тик мин аңа ышанмыйм инде. Тормышымны үзем җи­мердем, үкенүдә дә файда юк…

Без Сылукай белән шулай хушлаштык. Гүзәлия белән гөрләтеп туй төшердек, матур гомер кичерәбез. Ә менә Сылукай шул елны эчүдән вафат булган, мин бу турыда берничә ел үткәч кенә ишеттем..

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1831

Комментирование запрещено