Татарстанның атомга каршы җәмгыяте Фәрит Мөхәммәтшинга каршы чыкты / Фарид Мухаметшин поддерживает строительство АЭС в Татарстане

b367d4f9-457f-484f-bcb2-3dccba0878f2_tv_w377_r1Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республикада атом станциясен төзү кирәклеге хакындагы белдерүенә Татарстанның атомга каршы җәмгыяте кискен каршы чыкты. Оешма рәисе Альберт Гарапов әйтүенчә, бу белдерү бик сәер, чөнки Татарстан хакимиятләре моңарчы атом станциясен төзергә җыенмаулары турында белдереп килде.

Бизнесс-Онлайн интернет-газеты хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе һәм Бердәм Русия фиркасенең җирле бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин 28 апрель Иннополис шәһәрендә үткән республикада федераль програмнар үтәлешенә багышланган җыенда Татарстанда атом станциясен төзү проекты өчен көрәшергә чакырган. Көрәшмәсәк, бу акчалы проект күрше төбәкләргә эләгергә мөмкин, дигән ул.

Мөхәммәтшин фикеренчә, әлеге корылышның җир ярылган урында урнашуы хәзерге технологияләрне искә алганда, куркыныч тудырмый. Татарстанда электр энергиясенә кытлык булачак, бу станция республиканы энергиия белән тәэмин итү ягыннан иминлек гарантиясе бирәчәк дигән ул һәм Татарстаннан сайланачак Дума депутатларын да әлеге проект өчен көрәшергә чакырган.

Билгеле булганча, Татарстанның Кама Аланында атом станциясен төзү эше совет чорында ук башланып киткән иде, әмма 1990 елда төзелешне туктату карары кабул ителә. Башка бик күп сәбәпләр белән бергә Кама Аланындагы төзелешнең җир ярылган урынга туры килүе һәм Татарстанга өстәмә куркыныч тудыруы да әйтелгән иде.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов Мөхәммәтшинның соңгы белдерүенә гаҗәпләнгән. Аның сүзләренчә, шул ук Татарстан Дәүләт шурасы һәм Татарстанның икътисад һәм сәнәгать министрлыгының рәсми хатларында Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясендә Кама Аланында атом станциясен төзү планнарының юклыгы турында язылган булган. Шулай ук Гарапов сүзләренчә, министрлык хатында Татарстанның энергиягә кытлыгын электр-газ генераторлары ярдәмендә капларга җыенуы турында әйтелгән.

Альберт Гарапов сүзләренчә, 26 апрель көнне ул һәм башка активистлар Чернобыль хәләкәтенең 30 еллыгына багышлап конференция үткәргән һәм киләчәктә әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми торган технологияләргә йөз тоту турында мөрәҗәгатьләр кабул иткән. Алар Татарстан һәм Русия президентлары идарәләренә җибәреләчәк.

azatliq.org

* * *

Станция поможет республике не зависеть от рынка электроэнергии. По словам Фарида Мухаметшина, АЭС позволит Татарстану не терять темпы развития промышленности и не зависеть от потребительского рынка электроэнергии.

- Упускать такую возможность нельзя. Иначе проект может уйти в Удмуртию или Башкирию, — подчеркнул глава Госсовета, передает РБК.
Проект строительства АЭС в республике включили в долгосрочную программу развития энергетики в России еще в 2013 году.
 
Кстати, Антиядерное общество Татарстана планирует просить руководство и республики, и страны, отказаться от проекта. По их мнению, даже небольшая авария может угрожать жизни миллиону жителей.

Просмотров: 832

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>