Җаныбызда, каныбызда Тукай моңы, Тукай теле

image4Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты сәхнәсендә искиткеч матур, гамьле кичә гөрләде. Аны мәктәп укучылары, «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, китапханә хезмәткәрләре, «Туган якны өйрәнү» түгәрәгенә йөрүчеләр, «Ак каен» татар халык ансамбле артистлары, укытучылар, тәрбиячеләр, авыл һәвәскәрләре Габдулла Тукайга, аның мәңгелек иҗат жәүһәрләренә багышлап әзерләде.

Бәйрәмне «Туган якны өйрәнү» тугәрәген җитәкләүче Әлфия ханым Баһаветдинова ачып җибәрде һәм шагыйрьнең тормыш юлы буйлап видео презентация үткәрде.

Габдулла Тукайның тор­мыш һәм иҗат юлын тыңлаганда тамашачыларның кубесенең күзләре яшьләнде. Бу кичәдә җаннарны тетрәндереп бер-бер артлы Тукайның үлмәс шигырьләре дә яңгырады. Шигъри бәйгеләрдә җиңгән балаларның ана телендә ши­гырь сөйләүләре, жырчыларның, биючеләрнең чыгышы — һәммәсе дә халык күңеленә кереп калырлык булды. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалардан башлап югары сыйныф укучыларына кадәр, ныклап әзерләнеп, уңышлы чыгышлар ясадылар. Шагыйребезнең тууына 130 ел тулу уңаеннан узган кичәдә Тукай әкиятләреннән «Шүрәле», «Акбай», «Бичара куян», «Кәҗә белән сарык» һәм башка күп кенә геройлар сәхнәне бизәделәр. Тукай рухы белән илһамланган Иске Ярмәк һәвәскәр артистлары исә үз чыгышлары вакытында чын-чынлап куңел очышы, бәхет кичерде.

image4image image2 image3Шигърият бәйрәме азагында, бер тыннан «Туган тел «не жырлаган балаларның, тама­шачыларның йөрәге татар милләтенең якты киләчәгенә ышаныч, газиз татар телебезнең мәңге яшәячәгенә өмет белән типте.

«Жырлый-жырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам, Газраилне күргәндә дә,

Сез каласыз, без китәбез, дип җырлармын,

Жәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә», - дип язган беек шагыйребез Ту­кай. Әгәр без балаларда, халыкта милли үзаң, мәдәниятебезгә, бай мирасыбызга мәхәббәт тәрбияләсәк, халык яшәр, аның җырлары да, иманы да сакланыр. Бу шигърият кичәсе шуңа мисал булып тора.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1311

Один комментарий

  1. Искиткеч матур кичэ булды. Рэхмэт оештыручыларга.