Әллә көләргә, әллә еларга?!

1591Балыклыда балык юк,

Камышлыда камыш юк.

Бер кычкырып җырлар идем,

Дәртем дә бар, тавыш юк.

Сикереп торып биер идем,

Аякларда хәл беткән.

Ахры аякларның хәлен

Яшьлегем урлап киткән.

Исәнлекләр сорасаң,

Әйтмим әле начар дип,

Начар, дисәң, үпкәләр дә,

Калганнары качар дип.

Яту-тору, дару йоту –

Шул минем барлык эшем,

Ит ашар идем, юк тешем,

Юк бер киңәшер кешем.

Эскәмиядә – сердәш кешем, алкаш Иван,

Хатынын талап эчсә дә,

Миңа болай итми зыян.

Әнә икенчесе килә,

Мәшһүр зур хәмер корты,

Әллә инде безнең подъезд

Бөтен алкашлар йорты?!

“Кичә әзрәк салган идем,

Этемнең туган көне.

Ничек салмый чыдап булсын,

Саклый үземне көне-төне”.

Боларга мин карыймын да,

Батам шундый уйларга:

Әллә кычкырып көләргә,

Әллә үксеп еларга?!

Минабетдин ШӘРӘФЕТДИНОВ.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1412

Комментирование запрещено