Сугыш чорындагы халкыма (Камышлы авылында яшәүче Халидә ШӘКҮРОВА шигыре)

h9m5w3lNm5gСугыш дигән сүзне ишетү белән,

Яраланды безнең йөрәкләр.

Күпме генә елап сорасак та,

Кабул булмады шул теләкләр.

Күпме миллион кеше вафат булды

Туган илне азат иткәндә.

Сау бул, балам, диеп, әйтә алмады

Минем әткәй чыгып киткәндә.

Сау бул, диеп, әйтеп булмый икән

Моның ише авыр минутта.

Безне сагынып хатлар язды әткәм

Эшелоннар көткән вакытта.

Нинди генә авырлыклар күрмәделәр

Яу кырында безнең әткәйләр.

Сабаннарга җигелеп җир сөрделәр

Киң кырларда безнең әнкәйләр.

Патриотлык, туган илне сөю

Тап төшермәде биргән антына.

Мәңгелек дан һәм дә зур ихтирам

Сугыш чорындагы халкыма.

Халидә ШӘКҮРОВА.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1338

Комментирование запрещено