Россиядә үз батыры булмаган гаилә юктыр

Галләм Морзаханов

Галләм Морзаханов

Күптән түгел миңа Татарстан башкаласы Казанда булырга туры килде. Меңъеллык тарихы булган шәһәр, чыннан да мәһабәт һәм үзенчәлекле. Бөтен җирдән татар бизәге, татар сөйләме, татар рухы бөркеп тора. Казан Кремле, Кабан күле, Сөембикә манарасы… Атамалары гына да нинди матур, чын безнеңчә бит.

Экскурсия планына Җиңү паркы да кертелгән иде. Анда барып кергәч үк уйларың Бөек Ватан сугышы чорына, ата-бабаларыбызның тиңдәшсез батырлыгына әйләнеп кайта. Андагы Геройлар аллеясе мине тетрәндерде. Солдатлар кебек рәткә баскан барельефларның һәрберсе астында язылган “Герой…”, “Герой…”, “Герой…”, сүзләрен укып, һәрберсенең йөзенә текәлеп карыйсың. Нәрсә ул кешене утка ташлаган, нинди көч үз-үзен җиңәргә мәҗбүр иткән, ник ул үзен, гаиләсен, газиз әнкәсен, атасыз калачак балаларын жәлләмичә утка кергән, Ватаныбыз өчен тормышын биргән?… Бихисап батырлар арасыннан никтер минем күңелемдә Галләм Морзахановның йөзе, исеме уелып калган иде.

Быелгы уку елы башында Бөек Җиңүгә багышлап бөтен мәктәпләрдә дә инша яздылар. Әлбәттә, безнең “Яктылык” татар мәктәбе дә бу Бөтенроссия акциясендә катнашты. Ә бераздан мәктәбебезнең 4 сый­ныф укучысы Иделия Хәлиул­линаның эше призлы урын алуы турында билгеле булды. Җиңү көне якынлашкан көннәрдә мәктәп директоры урынбасары Инзилә Ралиф кызы Гыйззәтуллина горурланып: “9 Май көнне Куйбышев мәйданы аша үтәчәк “Үлемсез полк”та безнең мәктәп укучысы Иделия Хәлиуллина да бабасы Галләм Морзахановның портретын күтәреп барачак”, — дип игълан иткәч, кылт итеп күз алдыма Казандагы барельеф килеп басты.

Линейкадан соң мин Иделияне табып алдым да, бабасының бабасы турында сораша башладым. Нәкъ шул Галләм Гыймади улы Морзаханов булып чыкты ул. Кызчык миңа менә нәрсәләр сөйләде:

- Бабамның бабасы 1925 елның 27 мартында Та­тарстанның Яшел Үзән районы Татар Наратлысы авылында туган. 1943 елда аны армиягә алалар һәм егет Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итә башлый. Диңгезче булуына карамастан пехотинец та булып санала ул, чөнки бабам хезмәт иткән хәрби оешма “Днепровск хәрби флотилиясенең 66нчы дымомаскировка һәм дегазация отряды” дип атала.

1944 елда Белоруссиянең Березина һәм Припять елгалары бассейнында флотилия һөҗүмгә барганда, бабамны һәм иптәшләрен дошман тылына десант итеп төшерәләр. Аларның бурычы — һөҗүмгә баручы гаскәрләрне һәм техниканы төтен белән каплау була. Шулай Припять елгасындагы бронекатерларның экипажлары дошман ныгытмаларын бер-бер артлы юкка чыгаралар, күперләрне үз кулларына алалар. Дошман, билгеле, корабларны алга җибәрмәс өчен миналардан киртә куя. Ләкин безнең тральщиклар да үз вазифаларын төгәл үтиләр, юлны чистартып, десантчыларга юл ачалар.

Минем Галләм бабам Гомель һәм Брест өлкәләрен азат иткәндә аеруча зур батырлык күрсәтә. Старшина Г.П. Попов җитәкчелегендәге разведка отряды составында ул 5 тапкыр дошман тылына төшә, 5 дотны (долговременная огневая точка) юкка чыгара, 10 дошман солдатын үтерә, берсен әсирлеккә ала. Бабамның батырлыгы Л. Ханин авторлыгындагы “Татарстан уллары — Советлар Союзы Герое” исемле китабында тәфсилләп язылган.. Анда болай диелгән: “Көчле ут астында Морзаханов сиздермичә генә тимерчыбык белән әйләндереп алынган койма янына шуышып килә, тимерчыбыкны кисеп, отрядка юл ача һәм немец пулеметчик­ларын юк итә. Нәтиҗәдә, бөтен отряд алга ыргыла”.

Шулай ук яр буена урнашкан бер авыл янында да Галләм разведчиклар отряды белән бергә дошман тылына үтеп керә. Аның алдына күперне тикшерергә, дигән бурыч куела. Чөнки шул күпердән яңадан-яңа дошман көчләре килеп тора икән. Кинәт, тар гына урман сукмагында, Морзаханов унлап немец солдаты белән очраша. Матрос югалып калмый, ул беренче булып граната ата һәм гитлерчыларның яртысын шартлата, ә калганнары качалар. Менә юл ачык. Разведчик, яшеренеп, күпер янына үтә һәм кирәкле мәгълүматны җыеп, үзебезнекеләргә хәбәр итә. Шул мәгълүматлар корабльләргә хәбәр ителә, һәм аннан ут ачып, күперне юк итәләр.

Дорошевичи авылы янына десант төшкәч тә каты сугыш була. Десантчыларга каршы дошман пулеметлары ут яудыра. Морзаханов, үз теләге белән алга ыргыла һәм ике пулеметны шартлата. Шулай итеп отряд һөҗүмгә күтәрелә ала һәм доманны җиңә.

Пинск янындагы плацдармны азат иткәндә дә бабам зур батырлык күрсәтеп, ике тәүлек буе дошманны җибәрмичә то­ра. 61 армия составындагы 397 укчы дивизия килеп җиткәч кенә, каты яраланган Морзахановны госпитальгә озаталар, ә гитлерчыларны юк итәләр.

1945 елның 7 мартында Гал­ләм Гыймади улы Морзахановка Советлар Союзы Герое исеме, Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале тапшырыла.

Озак вакыт дәваланганнан соң бабам туган авылына әйләнеп кайта. Аннары Казанга күчә, шунда яши һәм эшли, Татарстанның Югары Советына депутат итеп тә сайлана. Бабабыз 1990 елның 25 маенда, 65 яшендә вафат була һәм үзенең туган авылында күмелә.

Ә Казанның Җиңү паркындагы Батырлар аллеясендә бабамның барельефын күрергә була. Казанның бер урамы, ә Белоруссиянең бер мәктәбе аның исемен йөртә.

…Хәлиуллиннарның кыю һәм батыр бабалары турында горурланып сөйләрлекләре, иншалар язарлыклары, портретын “Үлемсез полк” сафларында күтәреп йөрерлекләре бар. Һәркем шулай үз ба­басыныңмы, күршесенеңме, авылдашыныңмы батырлыгы турында белергә һәм ки­ләчәк буыннарга шул турыда сөйләргә тиеш. Хәтерлисезме, “Офицерлар” киносында «Нет в России семьи такой, где бы не был бы свой герой…» “, — дип җырлыйлар. Менә Иделиянең бабасы да шундый герой. Советлар Союзы Герое.

Руфия КУТЛЯЕВА,

Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең 11 сыйныф укучысы. 

«Бердәмлек».

Просмотров: 1105

Комментирование запрещено