Камышлы районының гүзәл табигать почмагына сыенып утырган, 95 еллык тарихы булган кечкенә генә Дәүләткол авылы халкы да әнә шундыйлардан. Күптән түгел генә авыл клубына 30 ел тулган датаны зурлап бәйрәм иттеләр. Олы тантананы әзерләү өчен авылның үзешчәннәре, активистлары бик күп көч куйдылар. Район үзәгеннән килгән кунакларны милли киемнәр кигән үзешчәннәр, кунак килгәндә башкарыла торган җырлар җырлап, якты йөз белән каршы алдылар.
- Сезнең бәйрәм итәргә һәм сөенеп яшәргә тулы хакыгыз бар, — дип башлады үзенен котлау сүзен Камышлы авыл үзидарә башлыгы Заһит Сафин. - Авыл кечкенә булса да тулы тормыш белән яши. Әлеге бәйрәмне оештыруыгыз нинди кәеф һәм уй-хыяллар белән яшәгәнегезне күрсәтеп тора.
Бәйрәмдә катнашучы район башлыгының урынбасыры Раил Шәкүров һәм мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте буенча бүлек җитәкчесе Ризидә Төхбәтшина авыл халкын сәламләделәр.
- Биредә хезмәт яратучы тырыш халык яши, - диделәр алар. — Абый, апалар картаерга һич ашыкмый, сәхнәләрне дер селкетеп концерт та куялар, балаларына, оныкларына ярдәм дә итәләр.
Авыл халкы эшне дә җиренә җиткереп башкаралар, ял да итә беләләр шул. Авыл клубы каршында «Дисәнә» ансамбле эшләп килә. Ул район, өлкә конкурсларында катнашып дәрәҗәле урыннарга иреште. Бәйрәм барышында авылдан чыккан сәнгать осталары, гармунчылар, талантлы балалар турында да әйтелеп утелде.
Аннан соң сәхнәгә бер-бер артлы һәвәскәр артистлар чыкты. Әйе, алар танылган җырчылар да, атаклы нәфис сүз осталары да, табаннарыннан ут чыгара торган филормония артистлары да түгел, ә гап-гади авыл кешеләре. Әмма аларның рухлары нык, куңелләре бай, ә моңнары чишмә челтерәвенә тиң. Менә сәхнәгә бер-бер артлы җырчылар Мөнирә Сәгыйдуллина, Нәсимә Сәфиуллина, Лилия Вахитова, Рәйхана апа Мөхетдинова, Раилә Галялетдинова, яшь кызлар Азалия Вахитова һәм Камилла Усманова, Алсу апа Сәгыйдуллина, Раиля Галялетдинова, Алсу Шәймәрдәнова, Мөдәрис ага Гыйззәтов, Ленар Абсаттаров, гармунчылар Асфәр Галялетдинов, Рәшит Дәрҗеманов, шигырь язучы Фәрит Галялетдинов һәм башкалар үз осталыкларын күрсәттеләр.
Бәйрәмнең һәр мизгеле онытылмаслык булды. Авыл халкы якты өметләр, күтәренке рух белән өйләренә таралыштылар. Ләкин авылдагы җанлылык дәвам итә. 21 май көненә авылның 95 еллыгына багышланган Сабантуй бәйрәменә әзерлекләр бара. Дәүләткол авылы халкы кунакларны ачык күңел белән каршы алачак.
Зөлфия ДӘРҖЕМАНОВА.
«Камышлы хәбәрләре».
Просмотров: 1332