“Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча татарча фильм төшереләчәк

Gadel_Kutuj__Tapshyrylmagan_hatlarБыел Татарстанда Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча кино төшереләчәк. Бу исә “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Узган ел, әлеге программа нигезендә, Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча татар телендә “Ак чәчәкләр” телевизион фильмы төшерелгән иде.

“Габдрахман Әпсәләмовның фильмнары, бәлки, бүгенге көн таләпләренә туры да килмидер. Әмма әлеге роман бик популяр, шуңа да, нигездә, фильм начар кабул ителде дип әйтмәс идем. Быел исә, Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча татар фильмы төшереләчәк”, — дип хәбәр итте бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.

“Татар-информ”

Просмотров: 1346

Комментирование запрещено