Бөек Ватан сугышы елларында Советлар илендә яшәүче әби-бабаларыбызга чыдамлык һәм батырлык үрнәкләре күрсәтергә туры килгән. Минем бабамның бабасы — Гайфулла Шәрифуллин да шулар санында.
Ул 1909 елда Чкалов (хәзерге Оренбург) өлкәсе, Иске Шалты авылында туа. Сугышка кадәр ул тимерче булып эшләгән. Ә 1941 елның августында Абдуллино районы комиссариаты чакыруы буенча хәрби хезмәткә алына һәм сугышның беренче көннәреннән ут эченә барып керә. 1943 елда бабама сержант исеме бирелә, шул ук вакытта аны партия сафына да кабул итәләр.
Интернетта “Подвиг народа” дип аталган сайт бар. Анда Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүматлар урнаштырылган. Шуннан күренгәнчә, 1943 елның 12-15 июлендә сержант Гайфулла Шәрифуллин машинасы белән фронтның алгы сызыгына миналар ташып торучы була. Караңгы төннәрнең берсендә аның машинасы мина чокырына төшеп ватыла. Документта язылганча: “Иптәш Шәрифуллин өстән явып торган артиллерия һәм миномет батареяларының ялкынлы уты астында машинасын төзәтеп чокырдан чыгара һәм миналарны вакытында китереп җиткерә. Сугышчан бурычын намус белән үтәгән өчен ул “За отвагу” (“Батырлык өчен”) медаленә лаек була.
Сайттагы документта 348 авторота командиры капитан Фурсин минем бабам турында түбәндәге юлларны язып калдырган: “Гайфулла Шәрифуллин 348нче дивизия формалашкан беренче көннән башлап дошманга каршы көрәшә, үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә: тәртипле, алдына куелган бурычны җиренә җиткереп үтәүчән. Ул бар көчен һәм гомерен аямыйча көрәшүче сугышчы”.
Мин бу юлларны укыганда зур горурлык хисе кичердем һәм бабамның Ватанны саклаудагы батырлыгы алдында баш иям. Бөек Ватан сугышында илебез минем бабам кебек миллионлаган кешенең кыюлыгы һәм батырлыгы нәтиҗәсендә җиңүгә иреште дә инде.
Әлфия ШӘРИФУЛЛИНА,
Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы.
11 сыйныф.
Просмотров: 962