Камышлы район үзәгендә – “Үлемсез полк” акциясе (ФОТОРЕПОРТАЖ)

image8май иртәсендә Камышлы район үзәгендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган бәйрәм демонстрациясе үтте. Камышлылар да “Үлемсез полк” акциясенә кушылдылар, бабаларының портретларын күтәреп,  тантаналы рәвештә урам буйлап уздылар.  Бу акция авылдашларыбызда патриотизм, сугышта катнашкан бабалары өчен горурлану хисләре тудырды. 

Ахырдан сугыш һәм тыл ветераннары мәдәният йортында әзерләнгән чәй табыны тирәли үткән тормыш юлларын искә төшерделәр һәм сугыш афәтләре кабатланмасын иде, дип догалар кылдылар. Биредә аларга мәктәп укучылары һәм авыл һәвәскәрләре көче белән концерт та күрсәтелде.

imageimage2 image3 image4 image5 image6 image7 image8 image9 image10 image11 image12 image13 image14 image15 image16 image17 image18 image19 image20 image21 image22 image23 image24 image25 image26 image27 image28 image29 image30 image31 image32 image33 image34 image35 image36 image37 image38 image39 image40Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.

Просмотров: 1449

Один комментарий

  1. Ванга: “Үлгәннәр тереләр белән бер сафка баскач, Россия Бөек державага әйләнәчәк”, дип әйткән булган. Әлеге фаразны моңа кадәр аңлап бетереп булмый иде: үлгәннәр торып баса алмый бит. Ләкин узган ел юрау гамәлгә ашты. Меңләгән сугыш корбаны 9 май көнне бер сафта Россия шәһәрләре урамнары буйлап йөрде. Ванга нәкъ шуны уйлап әйткән булган, ди белгечләр.