Быел татарлар яшәгән күп төбәкләрдә бишенче мәртәбә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уздырылды. Камышлы районының китапханә хезмәткәрләре, мәктәп укытучылары һәм укучылары да бу эштән читтә калмадылар. Акция чәршәмбегә, Камышлыдагы базар көненә билгеләнгәнлектән, анда катнашучылар саны бигрәк тә күп булды.
Оештыручылар чарага алдан ук әзерләнеп куйдылар: Камышлы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Тамара Фанзыл кызы Хисмәтова, Гөлчәчәк Сәгыйдулла кызы Гарипова һәм китапханә хезмәткәрләре күпсанлы һәм четерекле сораулар әзерләгәннәр. Аларның күбесе, әлбәттә, бөек татар шагыйрләребез Муса Җәлилнең — 110, Габдулла Тукайның — 130 яшьлегенә багышланган иде.
Камышлы халкы бу сорауларга бик теләп, саф татар телендә, тулы җавап кайтарды. Күбесе бу шагыйрьләребезнең шигырьләрен яттан да белә икән. Халык берсен-берсе уздырып кызыклы һәм гыйбрәтле мәкальләрне дә искә төшерде.
Акциядә катнашкан балалар һәм китапхәнә хезмәткәрләре төрле оешмаларга кереп сораулар биреп йөрделәр, үзләре дә яттан шигырьләр укып, табышмаклар әйтеп бик кызык чара ясадылар.
Акциядә килгән кунаклар һәм оешмалар да бик теләп катнаштылар һәм моның бик кирәкле эш булуын билгеләп үттеләр, мондый чаралар татар телен үстерү, саклап калу эшендә бик зур роль уйный, дигән фикерләр белдерделәр.
Ләкин һәр татар кешесе акцияләр көтеп тормаса, өйдә дә, урамда да татарча сөйләшсә, балаларына кечкенәдән туган телендә бишек җырлары җырлап, такмаклар һәм табышмаклар әйтеп, шигырьләр өйрәтеп үстерсә, бетмәс һәм саекмас телебез мондый акцияләргә мохтаҗ булмас иде.
Р. Галимуллина,
З. Яруллина.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1143