Тормышны икегә бүлгән Кинел күпере…

Мәрьям Канюкаева (су­гыш ел­ларында төшкән рәсем).

Мәрьям Канюкаева (су­гыш ел­ларында төшкән рәсем).

…Нинди кеше булып сакланырбыз

Исәннәрнең тирән хәтерендә?…

Гакыйль Сәгыйров.

Аның яшелле-каралы чуар яулыгы астыннан көмештәй чал чәч бертекләре күренеп тора. Йөзендә — буразналар. Картлыкныкы гына түгел, ә авыр тормыш, сагыш, кайгы-хәсрәтләр сызган буразналардыр. Ул күз­ләрен өй тәрәзәсеннән ерак офыкка текәп, бәлки, уй-хыял­лары белән яшьлегенә кайтадыр, Ленинград фронтын­дагы ачы җилләрне исенә төше­рәдер.

Безнең каршыбызда — туксан дүрт яшен тутырып баручы Бөек Ватан сугышы ветераны, мөхтәрәм Мәрьям апа Мирсәит кызы Канюкаева утыра. Похвистнево районының Иске Мәчәләй авылында туып үскән олы шәхес ул. Авылдан өч кыз — Зәкия Рәхмәтуллина, Хәтимә Әпкалимова һәм Мәрьям Канюкаева үз теләкләре белән корал тотып фронтка китүчеләр. Илне фашистлардан якларга Мәчәләйдән барлыгы 367 кеше киткән. Аларның 164се яу кырларында ятып калган. Исән калганнары да кайсы аяксыз, кайсы кулсыз, һәм барысы да җан җәрәхәте алып кайтканнар. Аларның инде күбесе мәңгелек йортка күчкән.

Мәрьям апа хәзер Иске Мәчәләй янындагы Пример авылында яши. Мин аның белән беренче мәртәбә узган елның февраль аенда очрашкан идем. Бер төркем ярдәмчеләрем белән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап Иске Мәчәләйдән сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәткәрләре турында “Подвиг огненных лет” дип аталган китапка материаллар тупланган көннәрнең берсендә булды бу очрашу.

Өй түрендәге милли ризык­лар белән тулы өстәлдә самавыр кайнап утыра. Тәмләп чәй эчкәннән соң, Мәрьям апа үзенең кадерләп саклаган фоторәсемнәрен, сугышта һәм хезмәттә алган медальләрен күрсәтте. Алар арасында “За оборону Ленинграда” дигәне дә бар иде. Мин Мәрьям ападан: “Нинди җилләр сезне ул якларга илтте соң?” — дип сорадым. Ул ашыкмыйча гына сөйләп бирде:

- Бу, улым, сугыш җиледер инде. Без, авыл кызлары, мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары уку йортында белем алырга дип хыялланып йөри идек. Ә соңыннан, кем белә бит, бәлки, берәр акыллы егет очраса, гаилә тормышы да насыйп булыр иде. Ләкин безнең асыл хыялларыбызны, корган планнарыбызны явыз дошман башлап җибәргән сугыш юкка чыгарды…

1942 ел. Немец фашистлары Сталинградны яулап алу өчен Идел тирәсендә су­гы­шалар. Дош­маннан саклану чараларының берсе — Идел буйларында окоплар, тран­шеялар казу. 18 яшьлек Мә­рьям Канюкаеваны да шул максат белән Сызран янына җибәрәләр. Берникадәр вакыт шунда эшләгәннән соң ул Куйбышевның хәрби самолетлар чыгара торган авиация заводына эшкә урнаша. Ләкин кызның бөтен теләге кулына корал тотып дошманга каршы сугышу була. Ул, хәрби комиссариатка барып, шушы теләген белдерә һәм аны 1942 елда Похвистнево районындагы Иске Әмәнәккә шоферлар курсына укырга җибәрәләр, укып бетергәч, Ленинград фронтына — Выборг шәһәренә озаталар.

Нәкъ шул чакта Кызыл Армия дошманда коточкыч курку тудыручы “катюша”лар белән коралландырыла. Ул реактив минометлар Америкадан җибәрелгән студебеккер авыр машиналарына урнаштырылган була. Мәрьям Канюкаева нәкъ шул студебеккерны йөртүче итеп билгеләнә дә инде.

- Бу бик тә авыр хезмәт иде, — дип сөйли Мәрьям апа. — Аткан вакытта без, машина йөртүчеләр, кабинадан чыгып, колакларыбызны томалап, берәр ышык урынга посып тора идек, чөнки снарядлар атылган чакта галәмәт көчле гөрселдәү була иде. Залп биргәннән соң тиз генә машинага менеп утыра идек тә, йөз — йөз илле метр ераклыкка күчә идек. Ун-унбер минуттан фашистлар безнең катюшалар баскан элеккеге урынга туп ата башлыйлар. Тик без анда булмыйбыз инде.

Бөек Җиңү көнен Мәрьям апа Ленинградның автомобиль заводында эшләп каршы ала. 1946 елның көзендә, ял алып, туган авылы Мәчәләйгә кайта һәм шунда аның тормышы үзгәреп китә. Алар авылдашы Сәүбән Сарач улы Сөләйманов белән никахлашалар һәм гаилә тормышын башлап җибәрәләр.

Сәүбән ага да сугыш ветераны. Ул 1939 елдан Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Сугыш юлларын 1945 елда Болгариядә тәмамлаганнан соң, аны японнарга каршы су­гышка җибәрәләр. Аларны да җиңеп кайткач, Сәүбән Сө­ләйманов үзенә тигән “кө­мешен” — Мәрьямны алып Урта Азиягә китә.

1960 елда алар туган якларына кайтып, Пример авылында тормыш итә башлыйлар. Дүрт балаларын да шунда тәрбияләп үстерәләр. Сәүбән ага Сөләйманов моннан 15 ел элек хатыны Мәрьям апаны тол калдырып, мәңгелеккә китеп бара.

Мәрьям апа бүген дә исән, сәламәтлеге картларча. Ул кызы тәрбиясендә яши, хөкүмәт тарафыннан да аңа зур хөрмәт күрсәтелә. Ул яшәгән йортка еш кына мәктәп укучылары килеп, сугыш ветеранының хәлен беләләр, сугыш турында, аның хәрби һәм хезмәт бүләкләренең тарихы белән кызыксыналар.

Канюкаева МарьямШундый очрашуларның бер­сендә Мәчәләйдә яшәүче мөх­тәрәм Таһирә Таһир кызы Әбү­симанова Мәрьям апа турында әйткән җылы сүзлә­реннән соң, болай дигән иде:

- Безнең буын Бөек Ватан сугышы турындагы хәлләрне Мәрьям апа һәм башка сугышта катнашкан ветераннарыбыз сөйләвеннән, кино — китаплардан гына белә. Миңа сугыш турында әбием Хөршидә Газизова-Субеева һәм әнием Рәшидә Хәсәнова-Газизова сөйлиләр иде. Сугыш юллары минем Вәлиулла бабам Газизовны да Ленинград фронтына, Мәрьям апа сугышкан якларга илтеп ташлаган. Ләкин аңа туган якларына исән кайтырга насыйп булмаган, ул 1942 елның 24 июнендә каты җәрәхәтләнеп, һәлак була. Әбием өч бала белән кала.

Ленинград боҗраларыннан чыгып Мәчәләйгә кайткан тагын дүрт балалы гаиләне дә үз өенә алып, ачлык, ялангачлыкка карамастан, туганнарча яшиләр. Әниемә сугыш башланганда 11 яшь кенә булган. Аның әтисен, яисә минем бабамны, 1941 елның июнь аенда, башка авылдашлары белән бергә сугышка озаталар. Фронтка китүчеләрне Подбельск военкоматы кырында туплыйлар. Хатын-кызлар, балалар арбаларга төялеп, улларын, әтиләрен, бабаларын, ирләрен Зур Кинел елгасы аша салынган күпер төбенә кадәр озата баралар. Шунда минем бабам әниемне кулына күтәреп ала да, кысып кочып: “Елама, кызым, без немецларны җиңеп кайтырбыз”, — дип тынычландырырга тырыша. Ләкин бу күрешү соңгысы була, бабам сугышта батырларча һәлак була.

Әнием, мәрхүм, әйтә иде: “Кинел күпере безне икегә бүлде — аның бер ярында тыныч тормыш булса, аръягында явыз сугыш бара сыман тоела иде безгә”.

Шул күперне узган саен әниемнең шушы сүзләре искә төшә, авылдашларымның сугышка киткән вакыйгалары күз алдыма килә дә, үземне дә шул озатучылар арасында сыман хис итәм.

Бөек Ватан сугышы чоры батырлары һәм тылда Җи­ңүне якынайтуга көчләрен жәлләмәгән каһарманнарыбыз мәңге онытылмасын иде!

Идеал ГӘЛӘҮТДИНОВ,

хәрби хезмәт ветераны,

отставкадагы полковник,

берничә китап авторы.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1117

Комментирование запрещено