Татарстан Президенты эшчәнлеге тәнкыйть уятмый / Татарстан попал в список регионов, в которых губернаторы не подвергаются критике в СМИ

d9da40207696c111c927705d3103c0f2_MМатбугат чаралары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшчәнлеген шактый уңай бәяли. Соңгы вакытта матбугатта Президентны тәнкыйтьли торган язмалар гомумән дә чыкмаган диярлек.

Әлеге тикшеренүне Гражданлык инициативалары комитетының “Медиастандарт” фонды уздырган. Алар Россия субъектларындагы тәнкыйть индексын әзерләгән. Тикшеренүдә исә төбәк башлыкларына карата яңгыраган тәнкыйть сүзләренең күләме һәм сыйфатына басым ясаганнар.

Белгечләр 2015 елның ноябреннән 2016 елның апреленә кадәрге арада матбугат чараларында чыккан язмаларны анализлаган. Әлбәттә, биредә аеруча укыла торган басмалар тикшерелгән. Бактың исә, Россиянең 27 төбәгендә регион башлыкларына карата тәнкыйть гомумән дә юк дәрәҗәсендә икән. Араларында Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе, Төмән белән беррәттән Татарстан да бар. Аларның 15 ендә исә (Сахалин, Калуга, Чиләбе) регион башлыкларына карата тәнкыйть сүзләре гомумән дә юк, дип ассызыклый экспертлар.

Тәнкыйть дәрәҗәсе түбән булган төбәкләр исә – 27. Араларында Чечен, Кырым Башкортстан республикалары белән беррәттән Псков һәм Киров өлкәләре дә бар. Тәнкыйди язмалар уртача күләмдә басылган төбәкләр саны исә 23 дип билгеләнгән. Тәнкыйть дәрәҗәсе югары булган регионнар нибары – җиде.

intertat.ru

* * *

Фонд “Медиастандарт” опубликовал индекс критичности региональных СМИ, где губернаторы не подвергаются критике. Среди таких регионов оказался и Татарстан, здесь критика властей практически отсутствует. Об этом сообщают “Ведомости”.

Помимо Татарстана к регионам, где почти отсутствует критика властей отнесли Москву, Московскую область и Тюменскую область. Высокий уровень критики властей зафиксирован в 7 регионах во главе с Карелией.

По словам экспертов фонда, большие расходы властей на региональные СМИ еще не гарантируют отсутствия критики, но там, где расходы на СМИ выше среднего, уровень критичности, как правило, близок к нулю.

Просмотров: 912

Комментирование запрещено