Бу ял күңелдә җылы хәтирә булып калды

СэлэтБыел без, “Яктылык” мәк­тәбенең 4 — 11 сыйныф укучылары, Красный Яр районында урнашкан “Космос-2” лагеренда ял иттек. Ял дип әйтүе дә дөрес түгелдер. Без анда укыдык та, дәваландык та, төрле спорт һәм мәдәни чараларда да катнаштык. Кыскасы, күп вакытыбызны ата-аналар, әби-бабайлар белән түгел, дуслар, сыйныфташлар белән уздыру мөмкинлеге иде бу.

Бигрәк тә быел мәктәпне тәмамлаучы 11 сыйныф укучылары өчен бу аралашу мөһим иде. Без бит быел яраткан мәктәбебез белән хушлашу алдында торабыз. Бәлки, шуңадыр да, бергә булган һәр минутыбызның кадерен белеп яшәдек без бу кышкы ямьле көннәрдә.

Әйе, күңелсезләнергә вакытыбыз булмады безнең. Көн саен дәрестән тыш сәнгатьле сөйләм күнекмәләре алдык, төрле-төрле квестлар (ма­җаралы уеннар) ярдәмендә фикер йөртү дәрәҗәсен үстердек. Ә кичке аштан соң һәр отрядны кызыклы ярышлар, конкурслар көтә иде. Шундыйларның берсе — “Мисс “Космос-2” булды. Һәр төркемнән иң булган, иң уңган, иң чибәр кыз сайлап алынды һәм алар алдан үзләре әзерләгән җыр, шигырь, бию күрсәттеләр. Шуңа өстәп аның милли кием кия белү, чәч үрү, дүртьюллык шигырь уйлап чыгару осталыгы да булырга тиеш иде. Ярышучы кызларга сыйныфташлары да ярдәм итте. Бергәләшеп җиңүләргә таба бару җиңелрәк бит ул. Шулай итеп “Мисс “Космос-2” җиңүчесе исеменә 8 сыйныф укучысы Виктория Шәмшетинова (бу уңышы аның туган көненә туры килде) һәм 10 сыйныфтан Лиана Курмакаева лаек булдылар. Егетләр дә бирешмәделәр. “Мистер “Космос-2” конкурсында катнашкан бишенче — җиденче сыйныф укучылары бигрәк тә зур активлык күрсәттеләр. Алар арасыннан Линар Сафин һәм Камил Фәйрушинны атап үтәргә була.

СэлэтЯл итүче балаларның оту сәләтен бәяләү максатыннан шигърият бәйрәме дә үткәрелде. Без рәхәтләнеп татар, рус шагыйрьләренең яраткан шигырьләребезне яттан сөйләдек. Ә кайберәүләр үзләре язган иҗат җимешләрен дә тәкъдим иттеләр. Жюри 8 сыйныф укучысы Раушан Исламгировның лагерьдагы тормышыбызны сурәтләгән шигыре бик уңышлы дип тапты.

Безнең лагерьга Казанның “Сәләт” оешмасыннан да кунак­лар — алты кыз һәм егет килеп китте. Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы Индус Таһиров сүзләре белән әйткәндә, “Сәләт — исеменә җисеме туры килә торган, яшьләрне — татар кызларын, улларын үз тирәсенә туп­лап, якты юлга чыгара торган дөнья”. Егерме өч ел буе “Сәләт”кә бөтен Россиядән һәм чит илләрдән тырыш, сәләтле балалар килеп ял итә, таныша, нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтә, чит төбәкләр тормышы белән таныша. Гомумән, ул татар яшьләренең аралашу урыны. Безнең “Космос-2” лагере да ике көнгә “Сәләт”кә әверелде.

Без бик теләп Казаннан килгән әйдаманнарыбыз җитәкчелегендә “сәлкеш”ләргә (сә­ләтле кешеләргә) әйләнеп киттек. Алар тәкъдим иткән “Сиземләү”, “Түбәтәй”, “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уеннарында, эстафеталарда катнашып, төрле яклап үзебезнең сәлә­тебезне күрсәтергә тырыштык. Ахырда әйдаманнарыбыз “Сәләт-Самара” клубын оеш­тыру буенча тренинг та бир­деләр.

Наталья Викторовна Пет­рушина җитәкләгән лагерьда смена вакыты сизелми дә узып китте. Аның соңгы көне сюрпризларга аеруча бай иде. “Генератор случайных чисел” махсус программасы ярдәмендә лагерь җитәкчесе балаларга бүләкләр өләште. Шуларның берсе 7 сыйныф укучысы Сабина Хәлилулловага эләкте. Бу бәхетлекәйгә җәйге сменага да түләүсез юллама тапшырылды. Ә миңа һәм башка балаларга лагерь символикасы сурәтләнгән майкалар, бокаллар, беләзекләр, значоклар эләкте.

Шәһәр ыгы-зыгысыннан ае­­рылып, яшел чыршы — наратлар арасында урнашкан “Космос-2”да безне сәла­мәт­ләндерделәр дә бит әле. Табиб Илнур Харисовичка, шәфкать туташларына, ашханәдә эш­ләүче апаларга, көне-төне безнең белән янәшә булган, әниләр кебек безне кайгыртып торган хөрмәтле укытучыларыбызга олы рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.

Сулап туймаслык саф һава, зәңгәр күк йөзе чисталыгы, йолдызлар күплеге, дуслар ихласлыгы, укытучылар һәм лагерь хезмәткәрләренең яхшылыгы күңелләребезгә бик тә хуш килде. Бу ял көннәре безнең мәктәп тормышында иң җылы истәлек булык калачак.

Руфия КУТЛЯЕВА,

Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең 11 сыйныф укучысы.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Бу көннәр безне тагын да якынайтты

* * *

«Яктылык» открывает для своих учеников новые возможности / Самарада «Сәләт» лагеры булачак

Просмотров: 1028

Комментирование запрещено