“Ротари-Самара” эшлекле клубы” Самарада һәм өлкәбездә төрле хәйрия акцияләре һәм чаралар үткәрә һәм аларның иганәчесе дә булып тора.
Бүген “Ротари-Самара” эшлекле клубы “Самара өлкәсенең традицион кухнясын барлау” проектын тәкъдим итә. Аның максаты — күпмилләтле регионыбызда яшәүче халыкларның милли ашлары һәм ризыклары рецептлары язылган китап нәшер итү. Анда гаиләләрдә сакланып килгән борынгы рецептлар да, вакыт агышында барлыкка килеп, традицион ашамлыкларны әзерләүгә зур йогынты ясаганнары да керәчәк. Өлкәбездә яшәүче халыкларга гына хас булган ризыкларны, башка бер җирдә дә пешерелмәгән ашларны яңадан кайтарасы, саклап каласы иде. Эшче группа оригиналь рецептларны табарга һәм бергә туплап, 2016 елның ахырына кадәр китап итеп бастырып чыгарырга дигән ныклы карарга килде.
Бу уникаль проектта без “Бердәмлек” газетасы укучыларын да катнашырга чакырабыз. Татар халкы үзенең милли ашлары белән бай бит ул. Әйдәгез әле, кайнар ашларыбызның, татлы ризыкларыбызның рецептларын тәкъдим итик! Моның өчен www.rotarysamara.ru сайтындагы таблицаны тутырып җибәрергә кирәк. Алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез.
Белешмәләр өчен телефоннар: (846)-212-03-29 (39); 8-927-200-2365; 8-961-380-3535
Анна ГРАНОВСКАЯ.
Просмотров: 976