Татарстанга сәяхәт

  “Тиенкәй” төркеме тәрбиячесе Марина Плужнова Татарстан Республикасы турында сөйли.


“Тиенкәй” төркеме тәрбиячесе Марина Плужнова Татарстан Республикасы турында сөйли.

Апрель урталарында Са­мараның 394 санлы балалар бакчасында гадәти булмаган бәйрәм — милләтләр фестивале узды.

- Бүген илебездә милләтара низаглар мәсьәләсе аеруча кис­кен тора. Балалар — безнең киләчәгебез, шуңа да аларны толерантлык рухында тәрбияләргә кирәк, дип уйлыйбыз. Бакчабызда ярты елга якын эшләп килгән һәм күп мәдәниятләрне үз эченә алган мәгариф проекты кысаларында бакчаның һәр төркеме аерым бер халыкның көнкүрешен, мәдәниятен өйрәнде. Аны матур фестиваль белән тө­гәлләргә булдык. Бүген безнең бакча балалары Татарстан Республикасы, Һиндстан һәм Кытай илләре белән таныштырачак, — дип сөйләде чараны ачканда методист Екатерина Кожайкина.

Танышу чыннан да искиткеч матур узды. Зал аллы-гөлле ефәк сариларга уралган “һинд” кызлары, “кысык” күзле, аркаларына бамбук эшләпәләр аскан “кытай” балалары белән тулы иде. Башларына түбәтәй-калфак кигән кызлар-малайлар да аларга килеп кушылгач, бу күренеш тагын да матураеп киткәндәй күренде. Соңгылары — бакчаның “Тиенкәй” дип аталган төркеменә йөрүче балалар, татар мәдәниятен күрсәтү өчен бүген иптәшләрен Татарстан Республикасына сәяхәткә чакырдылар.

Иң элек тәрбияче Марина Плужнова балаларны Казан шәһәре белән таныштырды. Бу вакытта залга куелган зур экраннан башкаланың матур урамнары, мәһабәт биналары күрсәтелеп торды, ә тәрбияче апалары алар турында кыскача сөйләп барды.

Кечкенә Миша Офицеров әнисе Галина ханым белән Казанның ничек барлыкка килүе, аңа ни өчен шундый исем бирелүе турында сәхнә­ләштерелгән күренеш куйдылар. “Тиенкәй”леләр матур итеп Зилан еланы, Сөембикә, Кабан күле турында риваятьләр сөйләделәр, шуларга туры китереп ясаган кул эшләрен дә күрсәттеләр. Балалар бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әкиятләрен дә укып килгәннәр, Муса Җәлилнең биографиясе, аның Моабит дәфтәрләре турында да беләләр.

  “Тиенкәй” төркеме тәрбиячесе Марина Плужнова Татарстан Республикасы турында сөйли.


“Тиенкәй” төркеме тәрбиячесе Марина Плужнова Татарстан Республикасы турында сөйли.

Тагын бер тәрбияче Тамара Корженкова татар милли бәйрәмнәре белән таныштырып узды һәм Сабан туенда уйнала торган “Чүлмәк сатам” уенында катнашырга тәкъдим итте. Сабыйлар шунда ук зал уртасына йөгереп чыктылар һәм рәхәтләнеп күңел ачтылар. Татарстан Рес­публикасы буенча ярты сәгатьлек “экскурсия” шуның белән тәмамланды. Ул бик эчтәлекле булып, татар иле белән яхшылап таныштырды, минемчә.

Тамашадан соң “тиен­кәй”­леләр кунакларны үзлә­ренең бүлмәләренә чакырдылар. Ан­да алар “Татарстан” почмагы ясаганнар икән. Диварларга Республиканың картасы, әләме, Казан шәһәренең истәлекле урыннары сурәтләре эленгән. Киштәдә — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның фотосүрәте, сувенирлар, түбәтәйләр, хатын-кызларның бизәнү әйберләре. Шунда ук Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгы да, татар халык әкиятләре китап­лары да урын алган. Балалар әти-әниләре белән бергә әкият персонажларын, Татарстан Республикасының гербын, Сөембикә манарасының күчермәсен дә ясап куйганнар.

“Нинди милли ризыклар беләсез?” — дигән сорауга сабыйлар ике дә уйламый: чәкчәк, дип кычкырдылар. Күптән түгел бакча хезмәткәрләре Әлфия Сабирҗан кызы һәм Гөлия Кәшиф кызы аларны бу татлы милли ризыгыбыз белән сыйлаганнар икән, ә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы Альбина ханым Мәхмүтова балаларга татар халык әкиятләрен укып, китаплар да бүләк иткән.

- Проект кысаларында балалар белән бик зур эш алып барылды. Анда әти-әниләрнең дә актив катнашуы, аларның толерантлык мәсьәләсенә җитди каравы куандырды. Менә шулай бергәләп балаларда төрле милләт халыкларына карата  дуслык-татулык, хөрмәт хисләре, уңай мөнәсәбәт тәрбиялибез, — диделәр тәрбиячеләр.

 

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 947

Комментирование запрещено