Безнең спорт корабыбыз борылмый — йөзә алга!

Денис авылы урта мәктәбе укучылары.

Денис авылы урта мәктәбе укучылары.

Безнең спорт корабыбыз
Борылмый — йөзә алга!
Штурвал тоткан капитаны
Шундый чибәр булганга.

 
Ару — талуны белмибез
Уйныйбыз, йөгерәбез.
Ярышларда гына түгел
Укуда да җиңәбез.

 
Җил-давыллар безнең яктан
Һәрвакытта була алмый.
Кара көчләр-айсберглар
Кайчак урап уза алмый.
 
Шуңа күрә уяу булыйк,
Бергәләшеп тырышыйк.
Денис авылының данын
Югарыга күтәрик!
 

Әйе, япь-яшь кенә булуына карамастан, спорт инструкторы булып эшләүче Гөлчәчәк Шәрәпова безне  җитәкләп, яңадан-яңа җиңүләр яулап бара. 2015 елда Денис авылы җыелма командасы Шенталы районы спортакиадасында икенче урын алган иде, ә укучыларыбыз мәктәпләр арасында «Җиңүчеләр» дип танылган иделәр. 2016 елда да уңышларыбыз зур. 7 майда Шенталы районыннан чыккан биш Советлар Союзы геройлары призына уздырылган җиңел атлетика ярышларында өлкәннәр командасы 3нче урын, ә укучылар 2нче урын алдылар.  

DSC_0051IMG_20160507_134826Денис авылы урта мәктәбе укучылары спортта гына алдынгылар түгел, ә үзешчән сәнгать осталары да әле. Мәскәүгә кадәр барып җитеп, призлы урыннар алып кайттылар алар. Спортның, үзешчән сәнгатьнең укырга ярдәм иткәнен бердәм имтихан нәтиҗәләре дәлилли. Күп фәннәрдән безнең уртача билгеләр (күрсәткечләр) Шенталы районыныкыннан да, Самар өлкәсенекеннән дә югарырак.

Рөстәм НУРТДИНОВ, беренче категорияле физкультура укытучысы.
Денис авылы,
Шенталы районы.

Просмотров: 1467

2 комментариев

  1. 22.05.2016 Денис авылының урта мәктәбе укучылары Идиятуллина Гүзәл, Минхаирова Ландыш, Хабирова Ләйсән стритбол «Лига звёзд» ярышларында Северный округта призлы «Икенче» урынны яуладылар. Шулай безнең КЫЗЛАР-ЙОЛДЫЗЛАР укыган мәктәпләренең, туган авылларының данын тагын бер баскычка күтәрделәр.

  2. Спортны яратучы укучыларыма, дөрес тәрбия бирүче аларның әти-әниләренә бик зур рәхмәт.