- Районнан мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз турында мәгълүмат сорыйлар. Шуны әзерләп утыруым әле, — дип, каршы алды мине Камышлы урта мәктәбенең Балыклы филиалы җитәкчесе Тәүхидә Назах кызы Абсаттарова.
Ул “Правда” колхозының таркалуы һәм элеккеге күмәк хуҗалык җирләренең инвесторларга бирелүе турында сөйләде. Аңлавымча, җирләр әрәм булып, буш ятканчы дип, авыл халкына моңа ризалашырга туры килгән. Инвесторлар арендага алган җир пайлары өчен икмәк, фураж бүлеп бирергә яки акчалата түләргә вәгъдә итәләр икән. Өметсез шайтан гына диләр, кем белгән бит, бәлки киләчәктә эшләр шулай җайланып та китәр әле.
Балыклыдагы ике катлы, кирпечтән салынган өч йөз егерме укучыга исәпләнгән зур мәктәптә бүген нибары утыз алты бала укый. Ә утыз сабый тәрбияләнергә тиешле балалар бакчасына унике нарасый гына йөри. Бәлки инвесторлар уңышлы эшләп китсәләр, авылда эш урыннары ачылыр, яшьләр кайтып, балалар саны да артыр дип өметләнергә кирәк. Тәүхидә Назах кызы әйтүенчә, Балыклы авылы шушы яңа тормышка иярә һәм ияләшә алса, мәктәп тә тулы көчкә эшли башлар иде.
Ә Тәүхидә ханым, кырык ел гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган кеше буларак, бүгенге көндә дә киләчәккә ышанып, оптимистик рухта үз юлыннан атлавын дәвам итә.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
Балыклы авылы,
Камышлы районы.
Просмотров: 1127