“Ипи ашыйсым килә”

image115881939“Бердәмлек” газетасын яздыра башлавыма быел 23 ел була инде. Аның беренче битеннән ахырына кадәр укып чыгам, файдалы киңәшләрен аерым дәфтәргә язып барам.

Үткән елны илебез Бөек җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итте, яраткан газетамда да бу вакыйгага карата язмалар күп булды. Аларны укыганда: “Бүгенге тыныч тормышыбыз өчен кан койган әти-бабаларыбызны онытмыйлар”, — дип куансам да, ул авыр елларны искә төшергәндә еламыйча түзә алмадым.

Үзем дә шул чор баласы бит мин. Сугышның беренче көненнән әтине фронтка алдылар. Әниебез биш бала белән ялгыз утырып калды. Иң кече сеңелебез туганга бер генә көн иде әле. Әни, безне калдырып, колхозга эшкә йөргәндә, күңеле ничек өзгәләнгәнен үзе генә белгәндер инде. Бервакыт, көлтә сукканда, бер бармагы өзелгән иде, ул ярты елга якын төзәлмичә, череп акты. Ничек каны бозылып, әниебез үлеп китмәгән икән шунда?

Тормыш бигрәк авыр иде ул вакытта. Ашарга юк. Ә булганын җыеп, фронтка җибәрәләр. Апамның: “Ипи ашыйсым килә”, — дип елаганы әле дә колагыма ишетелә сыман. Әниебез үлән ашлары, туңган бәрәңге пешереп, безне ничек тә ачтан үтермәскә тырышты. Мин үземә салган өлешнең яртысын ашый идем, ә калганын: “Ашарга бүтән юк, әти кайтып керсә шуны ашар”, — дип мич алдына илтеп куя идем.

Аллаһы Тәгалә сабый бала сүзләрен ишеткәндер инде, әтие­без 1945 елның мартында фронттан кайтты. Аның тездән бер аягы, бер кулы юк иде. Ә күп­ләрнең әтиләре, уллары сугыш кырында мәңгегә ятып калды…

Ул коточкыч елларны күз яшьләре аша искә алам. Ал­лаһыга шөкер, бүген күгебез тыныч, тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Тик моның өчен 71 ел элек күпме кан түгелгәнен, күпме гомерләр өзелгәнен онытмыйк, туганнар.

Минзария МИНГУЛОВА.

Погрузная станциясе,

Кошки районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1093

Комментирование запрещено