Җитте балакаемның башларына кредит дигәннәре…

admin-ajax.phpКайларга гына бармадым да, кемнәр каршына барып башкайларымны имәдем: табибләр, психологлар, караучы-багучылар, сихерчеләр, им-томчылар… Күпме акчалар сарыф ителде шушы юлларда йөреп! Тик берсенең дә файдасы гына тимәде. Табиблар, белгечләр улымны Самарның Нагорный урамындагы йортка илтеп салып дәваларга киңәш итә. Тик үз кулларым белән ничек итеп бәгырь җимешемне «дурдом»га илтеп тапшырыйм?! Мәктәптә бик яхшы укып, югары уку йортын «кызыл» дипломга тәмамлаган улым бүген җаннарымны телгәли. Бары да шул кредитлар аркасында…

Солдат хезмәтеннән кайтуга, кеше арасында ким-хур булмасын дип, бераз кредит алган идем. Шул акчаларга аны баштан-аяк киендердем. Барлык сезоннарга җитәрлек өс, аяк киемнәре сатып алдык. Бераз ял итеп алгач, улым эшкә дә урнашты. Акча алыр вакытлар да җитте, инде бераз тормышлар җиңеләер дип хыялланып йөргәндә, өмет күгемне кара болытлар каплады. Хезмәт хакы кулга эләгүгә, улым бүлмәсенә кереп бикләнә дә, борчымаска куша. Ә ике-өч көн узуга, миннән юлга, башка кирәк-яракларга акча сорап тинтерәтә башлый. Акча хакында сүз ачсам, йә җенләнә башлый, яисә пыр тузып өйдән чыгып шыла.

Түземлегем ярты елга җиткәч, инде пенсиям үземә яшәрлек тә калмый башлагач, шушы хакта ахирәтем белән киңәшләштем. Ә бер көнне, улым эштә чакта, ул үзе белән таныш компьютер белгечен ияртеп алып килде. Белгеч әлеге замана хикмәтен ачып, шунда бераз казынганнан соң, улым хакындагы мәгълүматны ирештергәч, баш миләрем кайнарга тотынды. Улым барлык акчаларны компьютердагы азартлы уеннарга тотып бетерә икән, кредитлар чоңгылына чумганлыгы да билгеле булды. Шушы яңалыкларны ишеткәч, хәлсезләнеп, аңымны югалтканмын. Исемә килгәч, башта ахирәтем белән бер утырып елаштык. Аннары шушы афәттән котылу юлларын эзли башладык…

Улымны гел тикшереп торгач, акча алган көннәрдә эшләгән җирендә сагалап йөри башлагач, ул миннән бөтенләйгә читләште. Шунысы да ачыкланды: улым дүрт төрле банктан кредитлар җыйган булып чыкты. Озак та узмый ул эшеннән дә китәргә мәҗбүр булды, чөнки хезмәт хаклары банкларга түләргә җитми башлаган. Инде менә туган йортыннан да чыгып китте, суд приставлары килеп тинтерәтеп бетерделәр үзебезне. Ярый әле күргән-белгәннәр ярдәмендә вакытында пропискадан төшереп өлгердем үзен. Югыйсә, фатирымнан колак кагасы булганмын… Менә кайдалыгын да белмим, хәбәр-хәтере инде өч айлап юк. Җитте балакаемның башларына кредит дигәннәре…

Исемем редакция өчен генә.

samtatnews.ru

Просмотров: 1153

2 комментариев

  1. ЭТО ЛИЦО СОВРЕМЕННОЙ КАПИТАЛИСТИЧЕСКОЙ РОССИИ.

  2. только обращение к Аллаху…поможет выйти вам из этого положения…и покаяние за свои грехи …