Тракторчы Фәүзия

img558Миллионлаган корбаннарны алып киткән Бөек Ва­тан сугышы еллары торган саен ераклаша бара. Ләкин коелган каннары, өзелгән гомерләре бәрабәренә Бөек Җиңү көнен якынайткан авылдашларымның якты истәлеге һәрчак күңел түрендә. Ел саен, ямьле май аенда Бөек Җиңүне билгеләп үткән көннәрдә без кабат геройларыбызны искә алабыз. Аларның изге рухлары, якты истәлекләре алдында баш иябез.

Кулына корал алып дошманны кырган каһарманнар белән беррәттән, тыл батырлары да Җиңүне якынайтты. Сүзем менә шундый батыр йөрәкле Фәүзия апа турында. Кызганычка каршы ул вафат инде, ләкин минем истәлекле язмам аның рухын искә алу булып барсын иде.

Ул Яңа Ярмәк авылында туып үсә. Бик иртә әти-әнисе бе­лән колхозда эшли башлый, ә сугыш елларында Балыклы МТСында кыска вакытлы курслар тәмамлагач, аңа трактор ышанып тапшыралар. Бу авыр ир-атлар эшен эшләргә телиме ул, юкмы — анысын беркем дә сорап тормый. Ир-атлар сугышка китә, ә басуларны сөрергә, чәчәргә, уңышны җыярга кирәк. Барлык кызлар, хатыннар белән бергәләп ул сугыш чорының кырыс законнары буенча җаваплы дүрт еллык вахтада тора.

- Механизатор хезмәте авыр. Беренче тапкыр трак­тор штурвалы артына утырганда мин бала гына идем әле. Безнең яшьлек елларын­да техника аз иде, шуңа күрә трактор бригадаларында эш мәҗбүри рәвештә ике сменада оештырылды. Еш кына кыр станнарында төн кунарга кала идек. Теләсә нинди һава торышында басуга чыктык. Тракторлар кабинасыз иде, янгыр, юеш кар астында чыланып, туңып бетә идек, — дип искә ала торган булган Фәүзия апа ул елларны сөйләгәндә.

Сугыш вакытында тыл хезмәткәрләре кичергән михнәтләрне Ходай башкаларга күрсәтмәсен. Иң авыры — туйганчы ашарга ризык җитмәү. Икенчедән, алар эшләгән техниканың камил булмавы. Ләкин барлык авырлыкларны җинеп, Фәүзия апа һәрвакыт сменага куелган җир сөрү йөкләмәсен үтәп килгән.

Менә шундый авырлыклар, корбаннар аша Бөек Җиңү дә килеп җитә. Ирләр фронттан кайткач Фәүзия апа трактор рычагын алар кулына тапшыра, ә үзе колхозда эшләвен дәвам итә.

Озак та үтми Фәүзия апа үзенең насыйп ярын очратып кияүгә дә чыга. Фронтовик, яшьли бик куп авырлыклар, Ленинград блокадасын кичер­гән Миргабиҗан абый белән җыйнак кына туй үткәреп гаилә учагын кабызып җибәрәләр. Беренче көннән ук бер-берсен аңлап, сөеп-сөелеп яши Гыйззатуллиннар. Гаиләнең бәхетен тулыландырып бер-бер артлы кызлары Факия, Накыя, уллары Галимҗан, Ядъкәр һәм төпчекләре Хаҗия дөньяга аваз сала. Сугыштан соңгы авыр еллар булуга ка­рамастан Миргабиҗан абый һәм Фәүзия апа балаларына югары белем биреп, барысын да башлы-күзле иттеләр.

Авыл җирендә эшне чыпчык та чүпләп бетерерлек түгел, ләкин Фәүзия апа кол­хозда эшләвенә карамастан, иртүк торып сыер савып көтүен дә куган, мичләр ягып ашлар пешереп, ипиләр салып өлгергән. Улы Галимҗан әнисе ту­рында сөйләгәндә: «Әни төнлә утырып безгә оекбаш-бияләйләр бәйли иде, биш бала бит, тиз туза булгандыр киемнәребез дә», — дип искә ала. Нишләсен авыл хатыны, бакчасын да чәчеп утыйсы, ир­ләр белән бәрабәр утын кисәсе, печән чабасы да бар. Өйне чиста тотып, балаларны да вакытында ашатасы. Ул елларда үзе юа торган кер юу машинасы да, газ миче дә һәм башка уңайлыклар да юк иде шул. Фәүзия апа бик уңган, пөхтэ, акыллы хатын була белгән, шуңа да барысына да өлгергән. Миргабиҗан абый белән, язмышына зарланмыйча, балалары, оныклары тәрбиясендә, аларның шатлыгын күреп яшәделәр. Күп авырлыкларга карамастан, аларның матур гомер кичерүләренең сере — эш сөючәнлекләреннән, кешеләргә ярдәмчел, ихтирамлы булуларыннан, туган җирләренә тугры калуларыннан. Кызганычка каршы алар икесе дә вафат инде. Быел да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын Фәүзия апа һәм Миргабиҗан абый кебек тыл батырларын, яуда башын салганнарны искә алып, аларга мәңгелек рәхмәтебезне белдереп, бәйрәмне билгеләп үттек.

Розалия ГАФУРОВА.

Яңа Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1067

Комментирование запрещено