Чын хәтер көне булды бу… (ФОТОСУРӘТЛӘР)

9 мая2

Тыл ветераны Гомәр ага Сәгыйров (арттагы утыргычта).

Быел илебез 71нче тапкыр Бөек Җиңү көнен каршылады. 9 майда барлык шәһәрләрдә, авылларда бәйрәм митинглары, концертлар узды.

Самарада үткәрелгән төп бәйрәм чарасы, әлбәттә, Җиңү көненә багышланган парад булды. Куйбышев мәйданында бу көнне 30 меңләп кеше җыелган иде. Арада милләттәшләребез дә байтак иде. Отставкадагы милиция полковнигы Таһир әфәнде Әбүзәров парадка гаиләсе белән килгән.

- Әтием — фронтовик иде, бабам сугыш кырында ятып калган. Хатынымның да әти-әнисе, бабалары сугыш афәтен күргән кешеләр. Шуңа күрә без ел саен Җиңү көнен бәйрәм итәбез. Парадка онык­ларыбызны да алып килдек — патриотизм хисен яшьтән тәрбияләргә кирәк, — диде ул.

8

Отставкадагы милиция полковнигы Таһир әфәнде Әбүзәров парадка гаиләсе белән килгән.

Менә Куйбышев мәйданына ачык машиналарга утырган фронтовиклар һәм тыл хез­мәткәрләре колоннасы керде. Бер машинада мил­ләттәшебез, “Бердәмлек” газетасына үзенең язмаларын даими җибәреп торучы Гомәр абый Сәгыйров та утырган иде.

Тыл ветераны Гомәр ага Сәгыйров (арттагы утыргычта).

Тыл ветераны Гомәр ага Сәгыйров (арттагы утыргычта).

Ветераннар трибуналарда үз урыннарын алуга Молодо­гвардейский урамы ягыннан тагын бер колонна күренде. Анда Бөек Җиңүгә багышланган бәйгеләрдә җиңеп чыккан укучылар һәм губернатор Николай Меркушкин, губерна Думасы рәисе Виктор Сазонов, Самара өлкәсенең баш федераль инспекторы Сергей Чабан, вице-губернатор Дмитрий Овчинников, хөкүмәт рәисе урынбасары Александр Фетисов, шәһәр башлыгы Олег Фурсов баралар иде. Мәйдандагы халык аларны “Ура!” кычкырып каршы алды. Балаларның башларында кызыл, зәңгәр пилоткалар, ә кулларында — ветераннарга атап язган хатлар һәм чәчәкләр бәйләме. Күкрәкләренә орден-медальләрен таккан чал чәчле фронтовиклар һәм тыл хез­мәткәрләре бу бүләкләрне алганда нык дулкынланды, күбесе кулъяулыклары белән күз яшьләрен сөртте.

Регион башлыгы ветераннар утырган трибуналарга үтеп, аларның һәркайсының кулын кысты, илебезне фашист илбасарларыннан коткаруга зур өлеш кертүләре өчен рәхмәтен белдерде. Бу вакытта мәйданга хәрби расчетлар тезелеп басты һәм берничә минуттан Парад башланды.

Губернатор Николай Меркушкин һәм Икенче гвардия гомумгаскәри армия командующие вазифасын вакытлыча үтәүче генерал-майор Геннадий Жидко котлауларыннан соң мәйдан аша төрле хәрби расчетлар — диңгезчеләр, артиллеристлар, десантчылар, МЧС һәм УВД хезмәткәрләре колонналары марш белән узды. Башка еллардан аермалы буларак, шәһәрнең баш мәйданы аша Кызыл байраклы Икенче гомумгаскәри армиядә контракт буенча хезмәт итүче хатын-кызлар да үтте.

Тамашачылар Бөек Ватан сугышы чорын һәм хәзерге заман хәрби техникасын, авиация казанышларын күреп сокландылар. Мәйдан өстеннән хәрби самолетлар һәм вертолетлар очып узды. Илебезнең кораллы көчләре куәте күңелләрдә горурлык хисе уятты.

Мәскәүнең Кызыл мәй­да­нында барган Җиңү парадыннан тапшыру оештырылып, Куйбышев мәйданындагы самаралылар да Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлавын карадылар. Ил башлыгы 9 Май көненең безнең өчен һәрвакыт иң зур бәйрәм булып калачагын билгеләп үтте һәм тынлык минутын игълан итте.

Бөек Җиңү парадының иң дулкынландыргыч мизгеле – мәйданнан “Үлемсез полк” колоннасы үтүе булгандыр. Быел анда 30 меңнән артык кеше катнашты. Сугышта катнашкан ата-бабаларының портретларын күтәргән якташларыбыз арасында олылар да, яшьләр дә, әле бөтенләй сабый балалар да бар иде. Бу буыннар чылбыры өзелмәвен, беркемнең дә, бернәрсәнең дә онытылмавын дәлилли түгелме?

1 2 3 5 6

Солдат боткасы бигрәк тәмле булды.

Солдат боткасы бигрәк тәмле булды.

4Беренче мәртәбә 2012 елда Томскида үткәрелгән бу акцияне Бөек Ватан сугышында катнашкан чит илләр халыклары да күтәреп алган. Зур шәһәрләр генә түгел, район үзәкләре, авыллар да “Үлемсез полк” акциясенә кушылды. Өлкәбезнең татарлар күпләп яшәгән Камышлы авылында, Кызыл Яр районының Ялтай бистәсендә, башка авылларда яшәүче халык та сугышта катнашкан туганнары портретларын күтәреп, тантаналы рәвештә урам буйлап уздылар.  Бу акция барыбызда да патриотизм, батыр бабалары белән горурлану хисләре тудыра. 

9 майны Җиңү бәйрәме дип атыйбыз. Ветераннарыбыз моның белән бөтенләй үк килешеп бетми икән бит. Куйбышев мәйданындагы парадны караганда ике фронтовикның сөйләшеп утырганын ишетергә туры килде.

- Нинди бәйрәм булсын инде… Хәтер көне бу. Сугыш кырында ятып калган иптәшләребезне, ачлык­тан үлгән сабыйларны, Җиңү­не якынайту өчен завод-фабри­каларда, кырларда үз-үзләрен аямыйча эшләгән хатыннарны, яшүсмерләрне искә алу көне. Беләсеңме, картайган саен сугыш турындагы ха­тирәләр яңара бара. Ул вакытта ач-ялангач йөргәнемне сизми идем кебек, ә хәзер менә шул хәлемне искә төшерәм дә өшеп куям. Кызык, кичә нәрсә ашаганымы онытам, ә менә ул елларны бүгенгедәй хә­терлим… Без күргәнне балаларыбыз, оныкларыбыз күрмәсен берүк…

Хәмзә МОРТАЗИН.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1289

Комментирование запрещено