Проголосуйте, поддержите землячку-соплеменницу на всероссийском конкурсе! / Фотосурәтләрдә милли төсмерләр

фотоконкурсПо инициативе Гильдии межэтнической журналистики проводится конкурс фоторабот «Дети России». Он рассчитан на участие россиян разных национальностей. Цель конкурса — показать преемственность поколений, красоту и многообразие культур народов России через традиционный костюм; вызвать интерес к возрождению народной культуры в семьях.   Победителей будет два: одного определит жюри, второго выберут пользователи голосованием на сайте конкурса.

С фотоработами «Татарские девочки», «Веселое чаепитие», «Секреты бабушкиного сундука»  в конкурсе принимает участие администратор группы «ТАТАРЫ НЕФТЕГОРСКА» в социальной сети «Одноклассники», представитель татарского коллектива «Дуслык» г.о. Нефтегорск Линара-ханум Николашкина.

Для того, чтобы проголосовать за данные фотоработы, необходимо пройти по ссылке: http://concours.nazaccent.ru/foto2016/member/1253/. Голосование бесплатное и не требует регистрации на сайте.

фотоконкурсПроголосуйте, поддержите землячку-соплеменницу на всероссийском конкурсе!

samtatnews.ru

* * *

Соңгы вакытта “Одноклассники” социаль челтәрендәге “Нефтегорск татарлары” төркеме администраторы, җирле “Дуслык” татар оешмасы әгъзасы Линара ханым Николашкина төшергән фотосурәтләр безнең “Бердәмлек” газетасында да, “Самар татарлары” сайтында да еш күренә башлады. Чыннан да сәләтле кеше ул. Фотографка тормыш мизгелен күреп алу гына аз, аның әһәмиятен, матурлыгын, заман сулышына туры килүен аңлап, шул ук секундта фотога төшереп алырга да кирәк бит.

Менә үткән елда “Волгарь” бистәсендә уздырылган милли бәйрәмдә дә фотографлар да, милли кием киеп килгән кешеләр дә күп булды. Тик Линара Әнвәр кызы гына 55 ел буе бергә бәхетле тормышта яшәгән Әнвәр Солтангол улы белән Мария Латыйф кызы Гыйззәтуллиннарның матур картлык чыраен эләктереп ала алган һәм  Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы уздырган “Татар халкының этнографик мозаикасы” фотоконкурсына җибәреп, “Портрет” номинациясендә беренче урынны алган иде.

Ә быел ул Этникара журналистика гильдиясе үткәрә торган “Россия балалары” конкурсына да берничә эшен җибәргән. Бу юлы да ул аларда милли кием, татар гаиләсендә буыннар бәйләнеше темасын күрсәтә.

Конкурста ике җиңүче – берсе жюри сайлап алган, икенчесе конкурс сайтында халык сайлаган фотохәбәрче булачак.

Линара ханымның “Татар кызлары”, “Күңелле чәй эчү”, “Әбием  сандыгы серләре” дип аталган рәсемнәре өчен тавыш бирергә теләсәгез, http://concours.nazaccent.ru/foto2016/member/1253/ сылтамасы буенча кереп карагыз. Тавыш бирү бушлай һәм регистрация таләп ителми.

Якташыбыз өчен тавыш бирик!

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Линара-ханум Николашкина из Нефтегорска одержала победу на всероссийском фотоконкурсе «Этнографическая мозаика татарского народа» / Мария апаның серле елмаюы…

Просмотров: 1486

Один комментарий

  1. Благодарю за поддержку всех, кто голосует за нас! Голосовать можно также несколько раз в день до 1 июня 2016 года, еще есть время, было бы здорово, если бы в победителях оказались дети в костюмах татарской национальности. Пожалуйста, перейдите по ссылке и над фотографией, выберите максимальный балл, введите буквы с картинки и нажмите кнопочку «голосовать» http://concours.nazaccent.ru/foto2016/member/1253/ Спасибо большое! Рэхмэт!