Самараның Җәмигъ мәчетендә йөздән артык сугыш һәм тыл ветераннары өчен, Бөек Җиңү көне уңаеннан Коръән мәҗлесе үткәрелде. Ул азан әйтеп, Коръән сүрәләре укып башланып китте.
Мәҗлескә җыелучыларны Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин бәйрәм белән котлады, киләчәктә шулай исәнлектә-саулыкта яшәп, очрашып торырга насыйп булсын иде, дигән теләкләрен белдерде.
Шушы зур Коръән мәҗлесен оештыруга булышлык күрсәткән эшкуарларга, ветераннарга бәйрәм бүләкләре әзерләгән икенче санлы ипи заводы коллективына, аның җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре дә әйтелде.
Рәфыйк НУРИЕВ.
Просмотров: 1154