Председатель ВКТ о победе Джамалы на «Евровидении-2016»: «Я рад тому, что выиграла татарка» / Ринат Закиров: “Евровидение”дә сәясәт артык күп”

1463395171_RinatzakirovboПредседатель исполкома всемирного конгресса татар Ринат Закиров, комментируя победу крымско-татарской певицы Джамалы на «Евровидении-2016», отметил, что он очень рад.

«Я рад тому, что выиграла татарка. Я ее поздравляю! Если народ сумел взрастить такую талантливую личность, которая смогла одержать победу на европейском уровне, значит, у этого народа есть будущее!» – отметил он сегодня на пресс-конференции, посвященной проведению VII всероссийского форума татарских религиозных деятелей, который пройдет в Казани с 19 по 21 мая 2016 года.

«Да, там много политики, но это уже претензии к организаторам», – добавил он. По словам Закирова, он и сам проголосовал за Джамалу.

«БИЗНЕС Online»

* * *

“Евровидение-2016” җыр бәйгесендә быел Украина данын яклап чыгыш ясаган Кырым татары Җамала җиңү яулады. Ул башкарган җыр (“1944”) һәм аның бәйгедәге бу уңышына карата төрле фикерләр булды.

Бүген “Татар-информ” МА уздырган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин да бу уңайдан фикерләрен әйтте.

“Киләчәктә дә шундый сәләтлеләр туа торсын иде. Европа дәрәҗәсендәге җиңүче кызлар тугач, димәк, милләт яши, аның киләчәге бар. Андый сәләтләр милләтнең иң югары нокталары дип саныйм мин”, — диде Р. Закиров.

Рәфыйк Мөхәммәтшин исә бәйгенең музыка дөньясында зур роль уйнамавын билгеләп үтте: “Евровидение”не ниндидер йолдызлар җыела торган “ах”, нинди супер-форматтагы бәйге дип әйтеп булмый. Аның форматы бераз сәеррәк, бигрәк тә Европада. Алар үз идеяләре белән инде акылдан шаша”,- диде.

“Әйе, анда сәясәт артык күп, әмма бу инде оештыруга кагыла. Ә татар милләте вәкиленең теләсә кайсы чарада катнашуы үз милләте тарафыннан яхшы кабул ителә”, — дип өстәде бу уңайдан Ринат Закиров.

“Татар-информ”

Просмотров: 1209

Комментирование запрещено