Алмагачлар чәчәк ата майның унбишләрендә…

74701533_3303834_891743Гүзәл мизгел

Язгы иртә. Шундый гүзәл мизгел:

Якты нурлар коела иңбашка,

Зәңгәр күзле умырзая кызы

Яфрак-кулын суза кояшка.

Бер карыйсың: әле яңа гына

Уянып килгән сабый кебек ул.

Бер карыйсың: җиткән кызлар кебек,

Уйга тала башын иеп ул.

Чәчәк гомере, әйе, бер яз инде,

Ләкин шушы гомер таңында, -

Күпме сафлык, шатлык һәм соклану

Туып кала кеше җанында.

Сагыныр идем кышны да, язлардай көлеп торса

Нигә икән күңел шулай

Ашкына якты язга.

Яз җилләрен сагынамы,

Сусыймы сөю, назга?

Ургып аккан гөрләвекләр

Якындыр шул күңелгә.

Анда балачак шаулашы,

Яшьлек көче күренә.

Тансыктыр, тансык күңелгә

Яшь үләннәр төсе дә,

Яз чәчәге – умырзая

Өзеп бирдең – исемдә.

Язларның якты нурына

Гашыйктыр, бәлки, күңел.

Ул нурлар үтсә җаныңа,

Яшәрми мөмкин түгел!

Сагыныр идем кышны да,

Язлардай көлеп торса.

Ак бураннар арасыннан

Яз гөлен табып булса.

Дания ӘГЪЗӘМОВА.

2008 ел.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1250

Комментирование запрещено