Денис халкы безгә рәхмәтле

(сулдан уңга таба)  Денис авылының то¬рак-коммуналь хуҗалык хезмәт¬кәрләре Рәшит ЛАТЫЙПОВ һәм Илдус ГАЛИЕВ.

(Сулдан уңга таба) Денис авылының торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре Рәшит ЛАТЫЙПОВ һәм Илдус ГАЛИЕВ.

Иртән йокыдан уянуга барыбызга да су кирәк, авылдан каядыр булса да бару өчен яхшы юл кирәк…

…Авыл тормышындагы шушы мөһим нәрсәләрне хәл итүче Денис авылының торак-коммуналь хуҗалыгы оешмасы җитәкчесе Рәшит Латыйпов белән шул турыда сөйләшеп утырабыз.

- Рәшит әфәнде, оешмагыз турында берничә сүз әйтсәгез иде.

- Безнең хуҗалык 2012 елда оештырылды. Биредә без бары дүртәү генә — мин үзем, Илдус Галиев, Фәнил Имаметдинов һәм Зөлфия  Абдулхәлимова эшлибез. Без авылның 400гә якын йортын су белән тәэмин итеп торабыз. Зарланучылар әлегә юк. Корылыклы елларда да суга мохтаҗлык булмады. Күптән түгел иске су каланчасын яңага алмаштырдык. Бу эш өлкә һәм район бюджеты акчасына башкарылды.

Безгә шулай ук тирә-як мохитны чиста тоту бурычы да йөкләнгән. Без һәр йорттан көнкүреш калдыкларын җыеп йөрү эшен булдырдык. Моны Рөстәм Галәүтдинов башкара.

- Авыл халкыннан җыелган салым акчалары гына хуҗа­лыкны яшәтә аламы?

- Салымнарвакытындатү­ләнепбарганда, яшәпбула.

- Сез тагын нинди эшләр башкарасыз?

- Өйгә су кертергә те­ләүчеләр булса, бик теләп булышабыз. Кайдадыр су торбалары шартласа, көн дими, төн дими, һава шартларына карамый, төзәтергә чыгып китәбез. Эшне ике-өч сәгать эчендә башкарып чыгарга тырышабыз. Шуның өчен һәрчак әзер булырга тиешбез. Гел карап, чарасын күреп торгач, көтелмәгән хәлләр дә азрак була.

- Проблемаларыгыз бар­мы?

- Авыл халкының өчтән бер өлеше, бигрәк тә счетчик куючылары, су урлау белән мавыга. Без моңа юл куймаска тырышабыз. Тик барыбер бу мәсьәләне уңай хәл итә алганыбыз юк әле. Ә су бик кыйммәт тә түгел бит. Аның бер литры биш кенә тиен тора. Экология ягыннан да бездәге су яхшы сыйфатлы. Кибеттәге шешәләргә тутырылган суның бер литры егерме-утыз сумга төшә, ә сыйфаты нинди икәнлеген белмибез.

- Авыл халкы сезнең хез­мәттән канәгатьме соң?

- Әйе, һәрчак рәхмәт әйтәләр. Әнә ветеран Хәниф ага Вилданов гаиләсе еш кына шалтыратып, ихлас күңелдән рәхмәтләрен укый. Андый кешеләр күп бездә.

(сулдан уңга таба)  Денис авылының то¬рак-коммуналь хуҗалык хезмәт¬кәрләре Рәшит ЛАТЫЙПОВ һәм Илдус ГАЛИЕВ.

(Сулдан уңга таба) Денис авылының торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре Рәшит ЛАТЫЙПОВ һәм Илдус ГАЛИЕВ.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Рәшит әфәнде. Киләчәктә дә авыл халкына шулай хезмәт күр­сәтеп, шатландырып яшә­гез.

Нурсинә ХӘКИМОВА,

Денис авылы,

Шенталы районы.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1100

Комментирование запрещено