Наилә ХӨСӘЕНОВА: «Булмасын сугыш дөньяда!»

25213

Сугышны тик ишетеп белсәм дә мин,
Җаннарыма сеңгән куркыну.
Төннәр буе йокы алмый уйдан,
Ана күңеле һәрчак дулкынлы.

Ике улым минем, пар канатым,
Сугыш җиле сезгә тимәсен.
Туп тавышы җирне селкетмәсен,
Кулларыгыз корал күрмәсен.
 
Артта калсын Ватан сугышлары,
Афганстан, Чечнә юллары.
Мин үстердем сезне бәхет өчен,
Онытылсын сугыш еллары.
 
Сыкратма син, сугыш, ана йөрәкләрен,
Ябылмасын дога капкасы.
Бала гомерләре озын булсын,
Яшьсез булсын ана карашы.
 
Йә Ходаем, Син күрәсең үзең –
Аналар бит елый ялварып.
Туктат жирдәге бар явызлыкны,
Көннәр тусын тик сөенеч булып.
 

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 1014

Комментирование запрещено