Тормыш ул — серле бер могҗиза

Шатдинов

Сөләйман Шатдинов.

18 май — Музейлар көне

Гүзәл Камышлы җиренә район булу хокукы кире кайтарылуга егерме биш ел тулган көн Сөләйман Сәүбан улы Шатдиновка зур шатлык-сөенечләр алып килгән. Чөнки Камышлыдагы ике катлы иске мәктәп бинасында аның “Яңадан СССРга әйләнеп кайту” дип аталган шәхси музее ачылган. Бу уңайдан анда Самара шәһәреннән, Камышлыдан һәм башка авыллардан бик күп кунаклар җыелган.

Мин шушы матур вакыйга турында ишеткәч, телефон аша музейның оештыручысы белән элемтәгә кердем. Менә ниләр турында сөйләде миңа Сөләйман әфәнде:

- Музейга кирәкле җиһазлар сатып алу өчен матди яктан ярдәм кулы сузучы Самара губерна Думасы депутаты, “Газпромтрансгаз Самара” җа­ваплылыгы чик­ләнгән җәм­гыяте генераль директоры Вла­димир Субботинга һәм Камышлы муниципаль районы җитәкчесе Рафаэль Ба­һаутдиновка, аның урынбасары Раил Шәкүровка, районның мәдәният, спорт, туризм ида­рәсе һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Резеда Төх­бәтшинага, спорт бү­леге җитәкчесе Марат Шәвәлиевка һәм район китапханәсе хез­мәткәрләренә ихлас рәхмәтләремне бел­дерәсем килә, — дип башлады ул сүзен. — Ә музейга килгәндә, мәрхүм әтием гомер буе җый­ган борынгы әй­берләрне ташлыйсым килмәде һәм аның эшен дәвам итәргә алындым, — дип дәвам ит­те Сөләйман Сәүбән улы.

- Экспонатлар туп­лау эше баштан бик акрын барды. Соңрак халык бер­сеннән-берсе ишетеп­тер, безнең авылдан да, башка авыллардан да бик күп ис­тәлекле әйберләр алып килә башладылар. Менә шулай өем шыплап тулгач, миңа бөтен уңайлыклары булган бүлмә бирелде дә инде. Бу урын да тар була башласа, тагын да киңәйтергә мөмкин. Музей ишекләре көн саен ачылып, татар төбәгенең тарихи экспонатлары белән кызыксынучыларны шатландырып торачак. Гөлфия ханым Хәкимова методист хезмәтенә алынды. Шунысы кызык: хәзерге вакытта безнең экспонатлар белән танышу өчен Башкортстаннан, Оренбургтан, Самара өлкәсеннән күп кеше килә. Алар биредәге әйберләрне күреп сок­ланалар һәм үткән тормышка “әйләнеп кайткандай” булалар. Яшьләр үткән гасырның 70-80 елларындагы әйберләр турында берни дә белмиләр бит. Шуңа бик кы­зыксынып барсы турында да җен­текләп сорашалар. Ә 30-40 елларның тарихи ядкарьләре турында әйтеп тә торасы юк. Ә бер­вакыт кулыма 1906 елда бастырылган изге “Коръән” китабы ки­леп керде. Бусы башка әйберләргә ка­раганда да ка­дерлерәк.

Музейда эш күп инде ул. Әле менә генә йөз ел элек ясалган җиз самовар белән тимер акчалар китерделәр. Шуларга кабат “җан өреп” халыкка күрсәтер өчен, берничә көн көзгедәй чистартырга, ялтыратырга кирәк бит. Шуннан соң гына аларны музейга тапшырып була. Кайбер әйберләр берничә данәдән артып киткәндә, аларны асфальт-бетон заводы янындагы матур урында ачылган бинага илтәбез. Бирегә ял итәргә килүчеләр шушы тарихи экспонатлар белән танышып, ләззәтләнерләр, дип уйлыйм. Тик шунысы бар, монда район администрациясе вәгъдә иткән агач бинаны күчереп салырга кирәк әле. Күлне дә тирәнәйтеп, чистартып алырга кирәк. Менә шундый эшләр белән янып яшим, — дип, сүзен төгәлләде әңгәмәдәшем.

Үткән ел ахырында Сө­ләйман әфәнде өендәге шәхси музейны күреп сокланган идем. Андагы экспонатларны элеккеге тормыш шаһитлары буларак кабул итәсең. Бу тарихыбызга битараф булмаган риясыз кеше ата-бабаларыбызның бай тарихын ядкарь итеп саклап, киләчәк буынга тапшыру өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләргә омтыла. Билгеле, аңа бу эштә гаиләсе, дуслары һәм туганнары да булыша.

Татарстанның танылган җыр­чысы Айдар Фәй­зе­рах­манов “Тормыш ул — серле бер могҗиза”, — дип җырлый бит. Сө­ләйман Шатдинов оештырган бу музей тормышның нәкъ шул серле могҗизасын ачарга ярдәм итәр, дип ышанасы килә.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1030

Комментирование запрещено