Яңа Ярмәк авылы мәчетенең рәисе: «Эшебез дәвамлы булсын!»

DSC_1835Мәчет изге урын, ә зиратыбызда безнең иң якын кешеләребез җирләнгән. Шуны күздә тотып һәр яз саен Яңа Ярмәк авылы мәчетенең тирә-ягын һәм зиратын чистарту өчен өмәләр үткәрәбез. Быел да иң беренче итеп гыйбадәтханәбезнең тирәсен тәртипкә китердек. 100 метр тирәсе койма тотып, капка ясап куйдык.

Бу изге эштә бик куп авылдашлар катнашты. Ибраһим Латыйпов, Рәис Вәлиәхмәтов, Илдар Әһлиуллин, Азизулла Пулатханов, Нәфис Вәлиәхмәтов, Минсәхи Сабитов, Ринат Ибраһимов, Бахтияр Юлдашев, Мөдәрис Хузиев, Әхмәтвәли Хәмәдиев, Рәшит Котдусов, Исатулла Сайбуллаев, Марат Фәйзуллин, Эдик Ярмөхәммәдов, Эдуард Зәйдуллин, Хашим Атаханов, Шамил Рәхмәтуллин, Бурчиной Пулатханова мәчет тирәсен тәртипкә китерү өчен үз көчләрен һәм өлешләрен керттеләр. Балыклы егете Марат Шәрәпов тимерләрне арзанрак бәягә сатты.

DSC_1834DSC_1835 DSC_1836Шушы авылдашларыма чиксез рәхмәтләремне җиткереп, үзләренә, гаиләләренә исәнлек-саулык телим. Мәчеттә намаз вакытында аларның якыннарының,әти-әниләренең рухларына дога кылып торабыз. Аллаһы Тәгалә догаларыбызны кабул итеп әрвахларыбыз рухына җиткерсен иде.

Хөрмәтле авылдашларым! Зиратта да шундый өмәләр оештырыла. Бердәм булып бу изге эшләребезне дәвам итик.

Ринат НУРИЕВ, Яңа Ярмәк авылы мәчетенең рәисе.

Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1083

Комментирование запрещено