Мулла авылында яшәүче Роза ЯХИНА: “Әнием үткән юллар»

1Мең тугыз йөз кырык бердә
Бабам киткән сугышка,
Әби калган елап, мескен,
Ала алмый сулыш та.

Бабам каты яраланып,
Үлгән сугыш кырында.
Белми калган шул, бичара,
Кызы туганлыгын да.

Нәнигә кушканнар исем,
Матур итеп — Фәридә.
Бәхетле бул, балам, диеп
Әйтмәгәндер беркем дә.

Бер баласын үстерергә,
Әби бик авырсынган.
Тирән уйлап тормый гына,
Кияугә чыгып куйган.

Үксез бала кирәкмени
Үги булган әтигә.
Шулай булгач, Фәридәбез
Күчкән ага-җиңгигә.

Тора-торгач әнисенең
Алты баласы туган.
Ярдәменә мохтаҗ булгач,
Зур кызын дәшеп алган.

Бакча утап, иске юып,
Йөргән безнең Фәридә.
Аш ашаган качып-посып,
Өйгә дә керми генә.

Шулай гомер үтә торгач,
Киткән кызый калага.
Укып аттестат алган ул
Штукатур-малярга.

Тәкъдиренең юлы белән,
Килеп чыккан Самарга.
Кунак булып килим диеп,
Кайткан кызчык Муллага.

Каршы урман аланына
Чыккан кызлар уенга.
Шулчак ялга — хәл алырга
Бер ир кайткан авылга.

Берсен-берсе күргәчтән үк
Гашыйк уты кабынган.
Шул кичне үк мулла килеп
Никах, дога укыган.

Кияве Гыйльметдиннең дә
Язмышы ачы булган.
Бер уч арыш урлаганга,
Биш ел утырып чыккан.

Ачлык, юклык, авырлыклар —
Бик куп кичергән алар.
Ятим бала түземле ул,
Тик укыган догалар.

Бер-бер артлы бу яшьләрнең
Биш балалары туган.
Шуларның иң кечесе
Менә инде мин булам.

Роза ЯХИНА.
Мулла авылы,
Елховка районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1304

2 комментариев

  1. ♧Ай да РОЗА, УМница!!!!♧
    Уважаемая!!!
    《Спасибо Фəридя апага həм Гельметдин абыйга за БЛАГОдарную дочь.》

  2. ​Роза,молодец!